Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Үземне бик ялгыз хис иттем...» (редакциягә килгән хат)
Узган ел, кышкы кич, бервакыт шулай эштән кайтып киләм, колакка ниндидер чыелдаган кебегрәк тавыш ишетелде. Ул шундый өметсез, ялварулы иде, битараф узып китә алмадым, тавыш иясен эзләргә тотындым...
-
Авылның яме – тырыш яшьләрдә
Авылны яраткан кеше авылда кала инде ул. Элек совет чорында эш тә авылда җитәрлек иде. Хәзер яшьләргә еш кына читкә йөреп эшләргә туры килә. Шулай да туган җиренә тугрылык саклап, матур итеп йорт салып, гаилә корып яшәүчеләрнең Бишнәдә күп булуы күңелне сөендерә.
-
Хикмәт милләттә түгел, ә КЕШЕ булуда (редакциягә килгән хат)
Безнең гаиләдә ул яктан тәрбия катгый булды: «Башка милләт егетләре белән аралашасы түгел, мәңге бәхиллегебез юк!» Бетте-китте. Бу безнең гаиләдә генә шулай булмаган инде күрәсең, авыл беләндер. Югыйсә, хет бер генә булса да катнаш никах булыр иде. Булган ул. Авыл тарихында бердәнбер. Рәхимулла бабай белән Наҗия аптый...
-
1 Май, бар иде бит синең бик кадерле бәйрәм чакларың
Хәтерләсәгез (әллә миңа гына шулай тоеламы), 1 май көне, гадәттә, гел кояшлы һәм җылы була торган иде. 9 май гел салкын һәм яңгырлы. Ничек алай булгандыр ул, гаҗәп. Әмма минем өчен 1 майдан да ямьле бәйрәм булмады. Ул хәтта Яңа елдан да көтелгәнрәк, матуррак иде. Чөнки, һәркемнең күңеле кыштан соң җылы, чәчәкле көннәрне зарыгып көтә һәм менә нәкъ шул көннән җәй башлана кебек иде...
-
«Яхшылыкның милләте юк» - Сөмбелә Абдуллина
Больницада минем палатада өч рус милләтеннән булган, миннән өлкәнрәк ханымнар иде. Аларның гади, эчкерсез булуларына шаккаттым. Минем кулда Коръән күргәч: – Аллаһ бер бит, укы, безгә тыңлавы рәхәт, – диделәр. Үзләре дә «Отче наш» догасын укыдылар. Теләкләребез уртак булды – сәламәтлек сорадык. Намаз укыр вакыт җиткәч...
-
Очрашу (хикәя)
Мине очрашуга чакырдылар. Дөрес, «очрашу» дип аталган кичә-мәҗлесләр күп булды тормышымда. Күбесенә эш өчен кирәк булганга, кайсыларына «бармау яхшы түгел» дип йөрелгән. Андый ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне яратып бетермим. Ардыра. Ә монысын ашкынып көттем. Ни әйтсәң дә, утыз ел күрешмәгән...
-
«Әни белән аралашмыйм...» (редакциягә килгән хат)
Миңа унике яшь тулгач, әни бай иргә кияүгә чыкты. Бер көнне иртән әни «башка өйгә яшәргә күченәбез» диде. Үги әти начар кеше түгел, әмма бик тә «занятой» иде. Өйдә бик сирәк күренде. Беренче хатыны авариягә эләгеп, һәлак булган. Һәм аның белән үги әтинең дә йөрәге үлгән. Минем әни аңа фатирында хуҗабикә буларак кына кирәк иде, кайвакытта өй ашы пешереп сыйларга. Ә әни, миңа калса, дүрт бүлмәле «шикарный» фатир өчен шайтанның үзенә дә кияүгә чыга алыр иде...
-
Әни белән нигә беркайчан дуслар була алмадык... (язмыш)
Бергә укыган, бергә эшләгән кызлар белән бер-береңә кунакка кайту бар иде безнең заманда. Мин училищеда укыганда Кукмара кызы белән бер бүлмәдә тордым. Ике ай укуга аны үзебезгә кунакка алып кайттым. Безгә кайтып килгәннән соң ул миңа ничектер кыенсынып, әйтимме-юкмы икән дигән кебек кенә: – Әниең белән сез якын түгел бугай, әйеме. Нигәдер шулай тоелды... – дигән иде. Без әни белән, чыннан да, беркайчан да артык якын булмадык. Ә бер хәлдән соң аралар бөтенләй суынды...
-
Ялкау бәхете (язмыш)
Иптәш кызлары буш вакытларында чигү чигеп, бәйләм бәйләгәндә Рузанна битенә маскалар ясап, чәченә бигудилар тезде. Иртән торып юынуга бөтен эше марафет тудыру булды – урамга бизәнмичә, матур киемнәр кимичә чыкмый иде ул. «Булачак ирем белән очрашканда мин матур булырга тиеш», – дия иде. Аның сүзләреннән иптәш кызлары кычкырып көлде, аңа «хыялый бичә» дигән кушамат тактылар. Көннәрдән бер көнне...
-
Кызымнан каенанасы көнләшә (редакциягә килгән хат)
Кияү кызыма нәрсә дә булса алса, бүләк итсә, кодагый улына үпкәли, нигә миңа да бүләкләр ясамыйсың, мин сине табып үстергән кеше, ди. Әгәр дә кияүнең кызыбызны кочаклап торганын, үбеп алганын күрсә: «Хәрәп инде, синдә генә булган хатын!» – дип, усал итеп әйтә. Ничә тапкыр үзем ишеттем. Кайвакытта шаяртып та әйтеп куябыз бит инде шулай, хәрәп булган – синдә генә булган, дип. Ә ул юк, усал итеп, көнчелеге бәреп чыккан тавыш белән әйтә. Балаларыбыз аерым фатирда яши һәм кодагый, кисәтеп-нитеп тә тормыйча аларга барып керергә ярата...
-
«Әни мине яратмый» (язмыш)
Бу сүзләрне күбрәк яшүсмер балалардан ишетәсең. «Әни мине яратмый», – дип, алар әйтә. Ә миңа 57 яшь. Шушы яшемә җитеп, әнинең яратуын тойганым булмады. Юк, бер дә ярата белми торган кеше түгел ул. Аның бар мәхәббәте – энемә...
-
Ике буын – бер батырлык: Мәрьям әби һәм Абдулла бабай тарихы
Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, без сугыш һәм тыл елларында ил өчен хезмәт куйган якыннарыбызны аеруча тирән хөрмәт белән искә алабыз. Мин дә үземнең олы әби-бабаларым белән чиксез горурланам.
-
Ирем, берни белмәгән башы белән, авылга кайтмакчы (редакциягә килгән хат)
Башта интернет кибет булды. Артур өйдә булган бөтен акчаны кырып-себереп, Кытайдан телефон чехоллары кайтартты. Алар брак булып чыкты, яртысы коробкада ук ярылып беткән иде. Аннары автомойка идеясе туды. Исәпләде, рәсемнәрен ясады, планнар төзеде, шундый эш ачарлык биналар барып карады. Ә ахырда, аренданы гына каплар һәм минуска китмәс өчен көненә йөзләп машина юарга кирәклеге ачыкланды. Бусы да янды…
-
Ирем кредитка батырды (редакциягә килгән хат)
Мин аңгыра идем, шуңа безнең мөнәсәбәтләр дә аңа ярыйсы гына сумманы бурычка биреп торудан башланды. Аннары тагын, тагын. Гаилә бюджеты уртак булды: минем бөтен акчам аның банкротлыгын томалауга китеп барды, аныкына яшәдек. Мин мәхәббәттән шуның кадәр сукыр идем, нишләгәнемне бөтенләй аңламадым. Кредитлар буенча бурычым 700 меңнән артып киткәч...
-
«Беркайчан да балабыз булмаячак… Икенче хатын алсаң, мин каршы түгел» (язмыш)
«Беркайчан да балаң булмаячак, диделәр…» Хатын тыела алмыйча үкси иде. «Беркайчан да балагыз булмаячак…» Бу сүзләрне Азат белән Гөлзәйнәп табибтан дүрт ел элек ишеткәннәр иде. Әле дә хәтерендә Азатның: Гөлзәйнәпнең күзләре яшьле иде. «Балаларың булсын өчен, икенче хатын алсаң, мин каршы түгел», – дигән иде ул Азатка...