Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Нигә әнине тыңламадым икән» (редакциягә килгән хат)

– Улым, син чынлап та ул кызга җитди карыйсыңмы? Без әтиең белән моны уен-муен итеп кенә кабул иттек. – Уйлама да! Бернинди өйләнү юк! Синең институтка керәсең бар. Һәм, кара – син кем дә, ул кем?! – дип ачулана әтисе. Ул кичне Илфат миңа: «Кичер!» – дип кенә әйтә алды… Мин дә күз яшьләремә буылып: «Нигә әнине тыңламадым икән», – дип үкендем. Озак еладым...

Фото: ясалма интеллект

...Авылга кайткач, урам әйләнәм, хатирәләр барлыйм, һәр йорт янында адымымны әкренәйтеп, уйланам. Аларның берсе, хәзер ташландык хәлгә төшкәне, аеруча йөрәгемне сикертә. Аның белән минем яшьлек хисләрем бәйле.

Кайчандыр бу йорт авылда иң матуры, иң җитеше булгандыр. Бу – минем сыйныфташым һәм беренче мәхәббәтем Илфатлар (исемен үзгәрттем, әлбәттә) нигезе. Аның әти-әниләре бик тырыш һәм уңган иде, бөтен авыл аларны хөрмәт итте. Хуҗалыклары зур, җирләре дә бар, умарталар да тоттылар, тракторлары һәм сука-чапкыч кебек аңа тагыла торган кирәк-яраклары да үзләренеке. Аларның зур, матур төсләргә буялган һәм чәчәкләргә күмелеп утырган өйләренә кем генә сокланып узмады икән. «Хуҗасы нинди – йорты шундый», – дияләр иде.

Бердәнбер уллары Илфат иде, нигә башка бала тапмаганнардыр, әйтә алмыйм. Ул талантлы, әмма бик ялкау иде. Ә нигә эшләргә? Әти-әни бар ич. Бу тормышта аңа барысы да бик җиңел бирелде шул. Әти-әнисе дә бердәнберләрен эшләтмәде, уллары булышырга теләгәндә дә үзләре туктатты:

– Әле бөтен тормышың алда, эшләргә өлгерерсең!
Чыгарылыш сыйныфында укыганда ул минем арттан йөри башлады. Мин төс-кыяфәтем белән төшеп калганнардан түгел идем, бик күп егетләрнең күзе төште. Яхшы билгеләргә генә укыдым. Әмма без гаиләдә күбәү – алтау идек. Шуңа, иң олысы мин булганлыктан, йорт тирәсендәге күпчелек эш тә миңа эләкте. Үземнән кечерәк эне-сеңелләремне карау да, өй җыю, кер юу һ.б. Әни тормышны үзе тартты дисәң дә була, чөнки әти авырып китте һәм эшкә яраксыз иде.

Башка бер егетне дә якын китермәдем һәм Илфатны нигә куып җибәрмәгәнемә үзем дә аптырыйм. Әни дә аның белән йөрүемне хупламады:
– Әй, кызым! Башыңны иләсләндерде ул синең чистый! Тиң түгел бит син аңа, кара инде безнең гаиләне һәм аларны! Колак сал сүзләремә! – дип күпме кисәтте.

Кая инде әни сүзен тыңлау! Иң матур дип саналган, күзләремә туры килеп торган зәңгәрсу күлмәгемне киеп, клубка ашыгам, аның белән күрешергә. Дөньяда ямьле яз, сиринле, шомырт чәчкәле май, сандугачлар сайрый!

Чыгарылыш кичәсеннән соң, Илфатларның әти-әниләре кунак җыйды. Уллары мәктәпне тәмамлады бит! Кунаклар таралышкач, әнисе диванга улы янына килеп утыра да, башыннан сыйпап: «Улыбыз да үсеп җитте! Кара нинди мыек чыгып килә!» – ди.
– Әйе шул, өйләндерергә вакыт! – дип шаярта әтисе.

Бу сүзләрне ишетеп, Илфат сикереп тора һәм үзенең минем турында алар белән сөйләшергә теләвен әйтә.
– Кем турында? – дип йөзен чытып сорый әнисе кайтарып. – Улым, син чынлап та ул кызга җитди карыйсыңмы? Без әтиең белән моны уен-муен итеп кенә кабул иттек.

– Уйлама да! Бернинди өйләнү юк! Синең институтка керәсең бар. Һәм, кара – син кем дә, ул кем?! – дип ачулана әтисе.
Ул кичне Илфат миңа: «Кичер!» – дип кенә әйтә алды…

Мин дә күз яшьләремә буылып: «Нигә әнине тыңламадым икән», – дип үкендем. Озак еладым. «Ничек шулай була? Аларның безне аерырга ни хаклары бар? Мин ярлы гаиләдән булгангамы? Үзләре дә морза нәселеннән түгел әле! Кемнең кем икәнен күрсәтәм әле мин сезгә!»

Институтны кызыл дипломга тәмамладым. Характерым шундый – тотынган эшемне җиренә җиткереп башкармасам, мин – мин түгел! Яхшы эш тә таптым. Кияүгә дә чыктым. Еллар бик тиз уза. Инде кызым да зур үсте. Ирем белән үз эшебезне ачтык, көн-төн дими хезмәттә булдык. Тырышлыгыбыз юкка чыкмады, бизнесыбызны киңәйттек. Әтине бик күптән җирләдек, урыны оҗмахта булсын. Әни авылда төп нигездә калган энекәшем гаиләсе белән яши. Киленебез бик әйбәт, рәхмәт яугыры, үз әниседәй карый. Үзебезгә дә чакырам әнине, китәсе килми. Киленебез киң күңелле, ачык йөзле булганга, еш кайтабыз. Юлыбыз Илфатлар турыннан уза. Нинди йорт иде! Ә хәзер чатырманлык баскан өй алды бакчасы, ташландык ишегалды, күптән юылмаган тәрәзәләр, кайберсендә пыяласы да юк…

Илфатның әтисе юл һәла­кәтендә үлде, әнисе шул фаҗигане күтәрә алмады, бер елдан ире артыннан китте. Илфатка бик күп байлык, җитеш тормыш калды. Әмма эшкә кулы ятмаган ялкау «наследник» аны җилгә очырды. Акчалы егет янына дуслар елышты, көн саен бәйрәм итүләр, төнге тормыш. Тулай торакта чираттагы скандал һәм экзаменнарын тапшырмаган өчен, аны институттан да куып чыгардылар. Кире авылга кайтудан башка чарасы калмады. Монда да шундый ук дуслар табылды. Әти-әнисенең көнне төнгә ялгап булдырган малын юк итеп бетерде. Башка әйбере калмагач, өстендәге күн курткасын сатып эчкән, диделәр.

Күрдем мин аны. Мине дә таныды, тешсез авызын ерып елмайды. Күңелемдә аңа карата җирәнгеч хис туды. Юк, кыяфәтеннән түгел, ә әти-әнисеннән калганның кадерен белмәгән, үзенә шундый юк нәмәрсәгә әверелергә юл куйганы өчен.

Исемемне дә, авылымны да күрсәтмим, гафу.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев