Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Яраткан» энекәшем (редакциягә килгән хат)
Үз балаларын төрлечә яратучы ата-аналар бар, диләр. Башкаларда ничектер, минекеләр бу фикерне тулаем аклый. Чөнки энекәшем һәрвакыт әти-әни тормышының үзәге булды. Ул тугач, көне буе минем барлыгымны да оныткан чаклары яки нибары «тавышланма, энең йоклый» дип ысылдаганнары гына да күп иде...
-
«Нигә «этлекләр» кызык тоелды икән ул чакта безгә?» (редакциягә килгән хат)
Нигә мондый «этлекләр» кызык тоелды икән ул чакта? Бүген дә шундый шуклыклар ясаучы балалар бармы ул? Алар бит хәзер шулай балаларча күңел дә ача белми, уйный да белми. Ә иң кызганычы – үзара аралаша да белмиләр. Сөйләшергә сүзләре юк. Ә бееез...
-
Кышкы бер төн (хикәя)
– Сезнең бит кызыгыз бар! – Ни-ни-ч-ч-ек... ни-чек инде кыз бар... мин бит өч ел... мин бит... – диде. Ике кулы белән йөзен каплап, чемоданы өстенә сыгылып төште. Таимҗан абыйның итекләре астында тагы кар шыгырдый. Тик инде ул баягыча туган якка кайту шатлыгыннан дәртле авазлар чыгармый, ыңгыраша, сулкылдый шикелле иде. Өчебезгә дә авыр, бик авыр иде. Без ниндидер ярамаган сүз әйткәнебезне төшендек...
-
Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң... (язмыш)
Өченче тапкыр йөккә узу Зифага җиңел булмады. Тәмам ябыгып, хәлсезләнеп бетте. Күз аслары кара янып, иреннәре ярылды, чәчләре коелды. Организм һәр бала тапкан саен туза диләр бит. Теләкләрне дөрес итеп әйтү мөһим. Чөнки ул бер якка гына чынга ашмый. Һәр сүзеңне үлчәп, конкретлаштырып, тиешле өтеренә кадәр куеп теләргә кирәк. Зифа ханым бу сүзләрнең асылына соң төшенде. Язмыш җилләре аның чәчен агарткан иде инде...
-
Лаеклы ялга чыккан ирем «җелегемне ашап» бетерә язды (редакциягә килгән хат)
Пенсиясенең беренче атналары иремнең тыныч узды. Ул чынлап та ял итүенә шатланды. Ниһаять, дачадагы эшләргә тотынырга, китап укырга, анда-монда барырга планнар корды. Аның өчен мин дә шатландым, минәйтәм, ял итсен, заслужил. Әмма берәр айдан аның моңсулана башлавын сиздем. Гадәт буенча иртүк тора, капкалап ала да телевизордан анысын-монысын карый, төшкә инде күңелсезләнә. Дачага да бармый – салкын, яз җиткәч тотынырмын, ди. Китаплары да шул килеш ята. Мин кичке алтыларда эштән кайтам, ул һаман шул кәнәфиендә телевизорга текәлеп утыра. Күңелгә борчу керә башлады минем дә...
-
Холыксыз ул әле акылсыз түгел (редакциягә килгән хат)
Беркөнне абый белән апа үпкәләшкәннәр дә, апа имчәк баласын алып, әтиләренә кайтып киткән. Өйләрендә калган 3-5-6 яшьлек балаларын карарга миңа куштылар. Алар миңа гына канәгать булмыйча, «әннә», «әни» дип елашалар гына бит. Ике-өч көн үтте, апа кайтмый. Абыйның да барып алырга исәбендә дә юк...
-
Исәнме, әнәй! (тормыштан)
1972 елның 25 марты. Ул көнне... Ул көнне алар бер мизгел эчендә ятим кала. Ул көнне Тукай авылы тоташ хәсрәткә чума: Әбелгасның бер кочак баласы инде нишләр, таралыр-сибелерме? Әниләрен алыштыручы кеше табылырмы? Унау бит, унау!..
-
Көнләшмәгез кеше язмышыннан (гыйбрәтле язма)
Урам себерүче ялтырап торган автомобильгә каргана да: «Нигә дип берәүләргә бөтен нәрсә, ә башкага – бернәрсә дә юк икән? Берәүләргә шәп машина, башкаларга – себерке белән көрәк! Вәт урыннарны алышсаң, ә?!» – дип уйлаган.
-
«Кендек әбисе булуым белән горурланам» (редакциягә килгән хат)
Әссәләмәгаләйкүм газетабыз хезмәткәрләре! Бүген оныгымны өченче бәбиен алып кайтырга дип, тулгаклый башлаганчы үк, роддомга озаткач, үземнең яшь чакта «кендек әбисе» булып эшләгәнем исемә төште дә, язасым килеп китте.
-
Пар беләзек (хикәя)
– Әнкәй җаным, Ирхан безне мәңгелеккә ташлап китте... Әле генә... Мин хастаханәдә, аның янында... Зөлхиҗҗә Ирханның кулларын кабат күкрәк өстенә куйды да, улының агарып киткән йөзенә сак кына кагылды. Аңа баласының керфекләре менә-менә дерт итеп китәр дә, йомылган күз кабаклары ачылып, аяз күк сыман зәп-зәңгәр күзләре әнисенә тутырып карап: «Йә, әнием, ничек синең хәлләр?Кәефләрең шәпме? Бүген нинди планнар?» – дип сорар, елмаеп, яратып карар төсле тоелды. Әмма керфекләр селкенмәде. Күз кабаклары да ачылмаска бер-берсенә берегеп, кушылган иде...
-
Башта егетемне, хәзер иремне урламакчы (редакциягә килгән хат)
Люция иртәгәсен үк шалтыратты, аның бик тә ирем белән танышасы килде. Минем ул кичкә башка планнарым булса да, дус кызыма «килмә» дип әйтә алмадым. Килде һәм аны танырлык түгел иде. Кичә гади генә джинс чалбар һәм футболкадан булса, бүген өйгә сыланып торган күлмәк киеп килгән...
-
Машинага җыйган акчаны ирем кызына биргән (редакциягә килгән хат)
Бер кичне акчаны санарга булдым, хыялны тизрәк чынга ашырасы килә бит, кул кычытып тора. Конверт урынында иде, әмма бик юка күренде. Котым очып, акчаны санадым. Ә анда миллионга якын сумма урынына нибары илле меңнән артык акча калган иде. Күзләремә ышанмыйча, өч тапкыр санадым. Ирем эштән арып һәм ачыгып гадәти вакытында кайтты. Мин берни эндәшми генә конвертны аның алдына куйдым. Ул агарынып китте...
-
Һәр кар көрәгән кеше дворник түгел (редакциягә килгән хат)
Без күп подъездлы йортта яшибез. Кеше дә күп, хәзер җәяүлеләр бик әз заман, шуңа, ишегалдыбызда машиналар да бихисап инде, куярга урын җитми. Ул Яңа ел каникуллары вакытында өйдә ятып арып беттек чистый, бераз хәрәкәтләнеп керим әле дип, ирем машинаны кардан чистартырга чыгып китте. Ярты көн казынды шунда. Кергәч көлә-көлә сөйләде аннары. Башта үзебезнең машина тирәләрен көрәгән, аннары...
-
Мин аны тудырдым, ләкин коткара алмадым… (тормыштан)
Бу сүзләрне язуы да авыр миңа… Ләкин эчемдә тотып булмый. Мин — Зөләйха, Казанда яшәүче гади ана кеше. Бер ул үстердем. Бердәнберем. Күз нурым. Мин горурлана идем. Бакчага йөрттем, мәктәптә укыттым. Температурасы күтәрелсә, башын күкрәгемә куеп, төннәр буе кочаклап утыра идем. “Үсеп җиткәч, мин сине бәхетле итәрмен, әни” — ди торган иде… Ләкин тормыш үзенчә итте…
-
Ходай җибәргән җәза (хикәя)
Авылда ир белән хатын аерылыша. Йорттагы мал-мөлкәтне, кашык-тәлинкәсенә кадәр санап, бик тиз бүлешә болар. Һәркем үз өлешен үзенә ташып та куя. Тик бер җан иясенә генә: «Минеке, кулыңны сузма!» — дип чытырдап ябышучы күренми. «Артык кашык» — яшь ярымлык малай ни атасына, ни анасына сыймый, бәхетсез нарасыйны туп кебек анда-монда типкәләп йөртә башлыйлар...