«Нигә «этлекләр» кызык тоелды икән ул чакта безгә?» (редакциягә килгән хат)
Бала чакта кайсыбыз гына зыянсыз алдаулар белән шаярмаган икән? Бергә уйнаган дусларыбызны алдау яки аның өчен «капкын» кору ничек күңелле иде! Ә 1 апрельне ничек көтә идек?! Ул балалар өчен шатлык, ә мәктәптә укытучылар өчен стресслы көн булгандыр...
«Синең арттан тезең акка буялган» кебек «сакаллы» шаяртулар, бияләй-пирчәткәләрне буташтыру, шарфларны «чияләп» бәйләү һ.б күп төрле шуклыклар бик кызык тоела иде бит. Ниләр генә кыланылмаган!
Өйдәгеләргә дә тынгылык юк иде. Абый минем маңгайга теш пастасы сылап куя (мин аңардан соңрак торам) һәм мин шул урынны кашыйсы килү теләгеннән уянам. Битемә майонез сылый һәм мин шул урынны кашысын өчен, каурый белән кытыклый. Ул майлы майонезны юасы бер дә күңелле түгел иде минем өчен. Ә аңа кызык, ул шаркылдый.
Безнең хәзергеләр кебек карап өйрәнергә интернет юк иде һәм без барысын да үзебез уйлап чыгардык. Әти-әниләрне дә аямый идек хәтта. Бигрәк тә андый шуклыклар «Один дома» фильмын күргәч күбәйде. Идәнгә уенчык конструкторлары чәчеп, ишек тоткаларын майлап, ишектә ярык калдыру өчен скотч белән астан эләктереп, өстенә мендәр куеп, кемне дә булса чакыра идек. Бу шундый шаяруларның берсе генә. Ахырдан үзебезгә яхшы гына эләгә дә иде, өйне җыештырттыралар, җитмәсә.
Ә урамда мондый шуклыклар бигрәк тә кызык. Шундый «добрый» шаяруларның берсе – кармак җебенә акча бәйләү. Бик күпләр шулай иткәндер дип уйлыйм. Шул кар өстендә күренми торган лескага кәгазь акча бәйләп (хәтта кайчакта тимер акчаны тишеп тә бәйли идек әле), кеше йөри торган урынга ташлыйсың да, җепнең бер очын тотып, берни булмагандай эскәмиядә утырасың яки агач башына менеп кунаклыйсың. Шул акчаны күреп, алам дип иелгәндә генә, җепне тиз генә тартасың. Әй көлә идек инде! Ә инде кем дә булса чаярагы алып өлгерсә, бер дә кызык булмый иде аннары.
Акча урынына буш кошелек бәйләү дә бар иде әле. Анысын икенче кат баскыч мәйданчыгыннан беренче катка, лифт янына төшерә идек. Кеше кошелекны күреп, алмакчы була, ә ул өскә күтәрелә башлый. Бииик кызык безнең кебекләргә.
Травма алу куркынычы булган шуклыклар да бар иде. Ничек инде аларсыз! Урамдагы чокырларның өстенә пленка каплап һәм ком сибеп, тигезләп, кеше күзеннән качыра идек. Кеше бара да, шуңа басып, чокырга төшә. Үзебез махсус казыган очраклар да булды. Күбрәк дус-ишләребезне махсус чакырып төшерә идек инде шуларга, аннары алар безне шулай алдый иде.
Һәм, әлбәттә инде, фатирларның звонок төймәләренә басып, качу. Безнең төркем зур, 7-8 бала идек. Подъездга керәбез, звонокларга басабыз һәм шыбырдашып төрлебез төрле якка сибелә, күзе кая карый шунда чаба. Моның өчен еш кына әниләрдән эләгә, чөнки бер ишегалдындагы күршеләр безне таный.
Саный китсәң, бик күп инде алар. Нигә мондый «этлекләр» кызык тоелды икән ул чакта? Бүген дә шундый шуклыклар ясаучы балалар бармы ул? Алар бит хәзер шулай балаларча күңел дә ача белми, уйный да белми. Ә иң кызганычы – үзара аралаша да белмиләр. Сөйләшергә сүзләре юк. Ә бееез...
Урамда кояш елмая башлагач, бер көнне шундый балачагым исемә төште һәм сезгә сөйләргә булдым. Бәлки газета укучыларда да бардыр шулай искә алырлык күңелле балачак хатирәләре. Шуларны хәтердә яңарту үзе бер рәхәт. Әле ярый безнең заманда телефон-интернетлар булмаган, рәхәтләнеп уйнап үстек.
Гөлфия Сәмигуллина.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев