Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Үземне бик ялгыз хис иттем...» (редакциягә килгән хат)

Узган ел, кышкы кич, бервакыт шулай эштән кайтып киләм, колакка ниндидер чыелдаган кебег­рәк тавыш ишетелде. Ул шундый өметсез, ялварулы иде, битараф узып китә алмадым, тавыш иясен эзләргә тотындым. Тирә-якта ап-ак кар, тавыш инде прәме янымда ишетелә, ә үзе күренми. Күзем ерак түгел яткан иске сумкага төште, селкенә дә кебек. Үзем куркам, үзем сумканың замогын ачам. Ачсааам...

Тормышыма ямь бирүче дүрт аяклы дусларым барлыкка килүе турында язарга булдым. Минем юлыма аларны Ходай үзе чыгарып куйгандыр, дип уйлыйм.

Пенсиягә чыгарга ике ел тирәсе калуына карамастан, мин әле сәламәт һәм актив. Ирем үлде, улым белән кызым үз гаиләләрен корып, Казанда яши. Үземне бик ялгыз хис иттем. Эшемдә мине хөрмәт итәләр, җылы аралаша торган ике ахирәтем дә бар, шуңа беркем көтеп тормаган өемә кайтасым да килми иде. Кичләремне китап укып, сериаллар карап уздырсам, ял көннәрендә сирәк булса да музей, театр, концертларга баргаладым. Кайчакта шул ахирәтләр белән кафега кереп утырабыз.

Узган ел, кышкы кич, бервакыт шулай эштән кайтып киләм, колакка ниндидер чыелдаган кебег­рәк тавыш ишетелде. Ул шундый өметсез, ялварулы иде, битараф узып китә алмадым, тавыш иясен эзләргә тотындым. Тирә-якта ап-ак кар, тавыш инде прәме янымда ишетелә, ә үзе күренми. Күзем ерак түгел яткан иске сумкага төште, селкенә дә кебек. Үзем куркам, үзем сумканың замогын ачам. Ачсааам... эченнән бер-беренә елышкан, бар тавышларына «мияу»лаган ике песи баласы килеп чыкты. Урамда суык, февраль, бу кечкенә җан ияләренең ул сумка эчендә исән калырга мөмкинлекләре юк иде, әлбәттә. Муенымдагы зур шарфымны сүтеп алып, песи балаларын шуңа төрдем дә, өемә алып кайттым.

Өйдә карадым, чисталар. Алай да юеш сөлге белән сөртеп, сөт белән сыйладым да, кәгазь тартмага салып, батарея янына куйдым. Дүрт аяклы йомшак җан ияләренең берсе сары, берсе ак иде. Алар белән алга таба ниш­ләремне әле белмәсәм дә, күңелемә шундый рәхәтлек тойдым. Тамаклары тук песи балалары бер-берсенә борыннарын төртеп йоклап китте, ә минем күңелемне кешеләрнең рәхимсезлеге турындагы уйлар тырнады.

Иртән мине теге ике шаянның фатир буйлап уйнап йөрүләре уятты. Шулай итеп бергә яшәп калдык. Шаян белән Наян дип исем куштым. Өйгә кайткач, алар белән аруларымны, эштәге проб­лемаларны онытам. Кыш үтте, май җитте. Бер ялда азык-төлек алырга базарга киттем. Сумкаларым авырлыгыннан кулларым өзелеп төшәр дәрәҗәгә җитеп кайтып киләм, инде өйгә дә ерак калмады, каяндыр болыт килеп чыгып, кинәт яңгыр коя башлады. Бер агач ышыгына кереп бас­тым, кулларым да ял итәр, дидем. Әмма агач «сыек» яфраклы булып чыкты, барыбер юешләндем. Шуңа атларга булдым. Балалар мәйданчыгы яныннан узганда, җыелып торган суда ниндидер кара әйбер күреп, барып карарга булдым.

Белмәссең, Аллаһ сакласын. Ул суга чуммас өчен аяклары белән чапырдаучы кечкенә генә эт баласы булып чыкты. Сумкаларымны эскәмиягә куеп, көчекне коткарырга суга кереп киттем.

Өемә кергәч үк, үземне караганчы, эт баласын юарга, корытырга тотындым. Шаян белән Наян башта көтелмәгән кунакка кырын караса да, аннары янына килеп ялый башладылар. Төнлә өчәүләшеп йокладылар. Менә шулай итеп этем дә булды. Актәпием. Ике алгы аягында ап-ак оекбаш кигән кебек – шуңа шулай атадым.

Менә шулай дүртәү яшибез хәзер. Улым белән кызым көлә, шулар җитеп торыр, башка ташландык эт-мәчеләрне өйгә ташыма инде, диләр. Оныклар шат. Узган җәй кайткач, рәхәтләнделәр бергә уйнап. Ә алар киткәч, дүрт аяклы йомшаккайларым миңа иптәш. Мин алар белән сөйләшәм, алар мине игътибар белән тыңлый, әйтерсең аңлыйлар.

Өемдә шулар яши башлаганнан соң тормышымның ничек яхшы якка үзгәрүе турында уйланам. Ә кыш көне башка сукмактан киткән булсам? Ә теге агач төбендә яңгыр туктаганны көтеп торган булсам? Аллаһ Тәгалә ике очракта да кирәкле юлдан җибәргән мине. Менә шул. Ә сез минем урында булсагыз ул җан ияләрен шунда калдырып китәр идегезме? Булмас. Ышанмыйм. Яхшы күңелле кешеләрнең күпчелек булуына иманым камил. Һәркемгә яхшылыклар телим.

Райондашыгыз, Лариса Әхәтова.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев