27 октябрь көнне Олы Ачасыр мәдәният йортында Идел Аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Гобәйдуллин Рамил Ринат улы мәдәният хезмәткәрләренә ГТО билгеләрен тапшырды.
– Август аенда тырышып ГТО нормативларын тапшырган идек. Ә нәтиҗәсе күңелләрне сөендерә – алтын значоклар! Бу – тырышлыкның, активлыкның һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышның матур нәтиҗәсе!
ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Халитов Марат Дамир улына һәм җитәкчебез Рамил Ринат улына олы рәхмәтебезне белдерәбез! Сәламәтлек – нык, рух – күтәренке, ә җиңүләребез тагын да күбрәк булсын! – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев