Әлеге очрашу авыл тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, алдагы чорга планнар билгеләү һәм авыл халкының фикерләрен тыңлау максатыннан оештырылды.
Җыенда авыл җирлеге башлыгы Илдар Галимҗан улы чыгыш ясады. Ул авылда башкарылырга тиешле эшләр, халыкны борчыган мәсьәләләр турында сөйләде. Шулай ук авыл халкының сорауларын тыңлады һәм аларга җаваплар бирде.
Очрашу барышында үзсалым акчасын җыю тәртибе һәм аның күләме турында фикер алышынды. 18 яше тулган гражданнар өчен үзсалым акчасының суммасы авыл халкы тарафыннан хәл ителде.
Үзсалым программасы авылларда җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль уйный. Әлеге акчаларны максатчан файдалану авылның төзеклеген яхшыртуга, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм халыкны борчыган проблемаларны хәл итүгә ярдәм итә.
Мондый җыеннар авыл халкы белән җирле үзидарә органнары арасында ачык диалог булдыру, халыкның фикерләрен исәпкә алу һәм уртак карарлар кабул итү өчен әһәмиятле. Авылның киләчәге, аның төзеклеге һәм иминлеге — һәр кешегә кагыла торган уртак мәсьәлә. Шуңа күрә авыл тормышында актив катнашу, битараф булмау һәм бергәләп карарлар кабул итү аеруча мөһим.
Нет комментариев