Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тромблар булмасын өчен

ПРОФИЛАКТИКА ӨЧЕН КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

Күбрәк хәрәкәтләнегез, даими рәвештә гимнастика ясагыз .
Кан оешудан сакланыр өчен аякларны югары күтәреп ял итү, йоклап алу файдалы.
Әгәр сез утырып эшлисез икән, күбрәк сыеклык эчегез, гәүдә торышын ешрак алыштырыгыз, вакыт-вакыт аякларыгызны һәм бармакларыгызны хәрәкәткә китерегез.
Аягыгызны өшетмәгез: вируслы инфекцияләр кан тамырларының эчке кабыкларына тәэсир итә ала, бу тромбофлебитка китерергә мөмкин.

ӘГӘР ДӘ ДИАГНОЗ КУЕЛГАН БУЛСА:

Иртә белән, йокыдан соң гади гимнастика ясагыз: аякларыгызны күтәрегез, алты-сигез тапкыр өскә һәм яткан көенчә ян-якка (кайчы) ясагыз.
Аннары аякларыгызны туры килеш тотып, сузылган аякка эластик оек киегез яки бинт белән бәйләгез.
Аякларны түбән төшергәч, моны эшләү файдасыз, чөнки веноз клапаннары төшә.

Тагын бер файдалы күнегү: үкчәләрне идәннән 1 см ераклыкта күтәреп аяк очларына басыгыз һәм үкчәләрегезне идәнгә кинәт төшерегез. Егерме тапкыр шулай эшләгәч, 10 секундка тәнәфес ясап алыгыз. Тагын ике тапкыр кабатлагыз. Көн дәвамында өч-биш тапкыр шулай «биеп алыгыз».

Авырлык күтәрмәгез, кайнар мунчаларга бармагыз, кайнар ваннага кермәгез.

Иртә белән профилактика өчен, 20 секунд саен салкын һәм кайнар суны алмаштырып, аякларыгызны (тубыкка кадәр) душта коендырыгыз.

Тамырлар ялкынсынган урыннарга, иртән һәм кичен алма серкәсе (яблочный уксус) сөртегез.

Шешкән очракта нечкә итеп туралган чи бәрәңге яки керән (хрен) яфракларыннан төнгә компресс куегыз.

Аяк астына валик куеп йоклагыз.

ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ МӘҖБҮРИ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X