«Кадрлар» милли проекты буенча 6,7 меңнән артык татарстанлы яңа һөнәрләр үзләштерә
Яшәеш

«Кадрлар» милли проекты буенча 6,7 меңнән артык татарстанлы яңа һөнәрләр үзләштерә

Бу хакта бүген кадр үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«5 мең кеше белем бирү программаларын уңышлы тәмамлаган, 1,4 мең катнашучы укуын дәвам итә. 4 меңнән артык кеше инде яңа белгечлек буенча эш тапкан», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Кадрлар» милли проекты программалары буенча эшсезләр, МХО ветераннары, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, декрет ялындагы хатын-кызлар, җиде яшькә кадәрге балалары булган әниләр һәм инвалидлыгы булган кешеләр укый ала. Укырга теләүчеләр ТР Кадр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

«Кадрлар милли проекты ярдәмендә укыганнан соң гражданнарның 80%тан артыгы эшкә урнаштырылды. Бу курсларның республика предприятиеләре ихтыяҗларына төгәл туры килүен күрсәтә. Белем бирү программалары Татарстан икътисады таләпләренә яраклашып сыгылмалы рәвештә яңартыла. Күнекмәләрен яңартырга яки эш урынын алыштырырга теләүчеләрнең барысын да кадр үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз», — дип билгеләп үтте ТРның «Работа России» кадр үзәге директоры Тимур Муллин.

Татар-информ


Нет комментариев