Росприроднадзор мәгълүматлары буенча, мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Бу хакта ведомствоның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Булат Әхмәдиев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, берничә ел дәвамында Росприроднадзор белгечләре шәһәрнең төньяк сәнәгать зонасында масштаблы тикшерү эше алып барганнар. Күзәтү астына федераль экологик контроль объектларына караган барлык предприятиеләр эләккән.
— Федераль күзәтүгә буйсынган бер генә предприятие дә тикшермәгән булып калмагандыр. Шикаятьләр саныә кимегән, — дип билгеләп үтте Булат Әхмәдиев.
Ведомствода уңай динамиканы беренче чиратта Химик урамындагы чүп полигоны эшчәнлегенең туктатылуы белән бәйлиләр. Хәзер Казанда «Восточный» полигоны эшли.
Шул ук вакытта гамәлдәге объект тирәсендәге экологик хәл күзәтчелек органнары контролендә кала. Росприроднадзор һәм Роспотребнадзор аның эшен күзәтүне дәвам итә һәм кирәк булганда тиешле сораулар җибәрә.
КП Казань
Нет комментариев