Татарстанда агымдагы елның юл эшләренә чыгымнар 13 млрд сумга артачак
Яшәеш

Татарстанда агымдагы елның юл эшләренә чыгымнар 13 млрд сумга артачак

Якынча 51,71 млрд сумнан 64,91 млрд сумнан артыкка. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Быел гыйнварда программа буенча җыелма чыгымнар 46,61 млрд сумнан артыграк итеп билгеләнгән иде. Майда ул 51,71 млрд сумга кадәр арттырылды.

Хәзер гомуми куллану юлларындагы юл эшләренә чыгымнар 20,29 млрд сумнан 22,23 млрд сумнан артыкка үсте. Шул ук вакытта авыл торак пунктларының социаль әһәмиятле объектларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә каты җәймәле юлларны реконструкцияләү һәм төзү чыгымнары бераз кыскартылды: федераль бюджет субсидияләре 1,12 млрд сумнан 1,1 млрд сумга, ә республика бюджеты акчалары 416 млн сумнан 406 млн сумга кимеде.

Әмма Татарстанның терәк торак пунктларының урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү чыгымнары 8 млрд сумнан 9,7 млрд сумга кадәр арттырылды.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел республикада юл эшләренә барлыгы 93 млрд сум юнәлдереләчәк. Аерым алганда, «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча төбәктә региональ һәм җирле әһәмияттәге 200 километрдан артык автомобиль юллары яңартылачак.

Татар-информ


Нет комментариев