Яшел Үзәннең танылган шәхесе Марат Җамалиев күркәм юбилеен билгеләде
Яшәеш

Яшел Үзәннең танылган шәхесе Марат Җамалиев күркәм юбилеен билгеләде

50 ел спортта, 30 ел Сабан туенда: бер гомернең ике легендасы.

Кайберәүләр турында никадәр күп язсаң да, аз булып тоела. Аларның тормыш юлын, кылган гамәлләрен, күрсәткән хезмәтләрен бер язмага сыйдыру мөмкин түгел. Марат Әхмәтгәрәй улы Җамалиев та шундыйлардан: 50 елдан артык гомере спорт белән бәйле, 30 елдан артык Сабан туеның баш хөкемдары, меңләгән яшь спортчының остазы һәм Яшел Үзән спорт тарихының җанлы йөзе. Бүген ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әмма бу – сан гына түгел, ә җиңүләр, сынаулар һәм нәтиҗәле хезмәт белән язылган гомер китабы.

Фото: Алия Гаязова,

САБАН ТУЕ МӘЙДАНЫНЫҢ ЙӨРӘГЕ

Милли бәйрәмебез – Сабан туеның төп хуҗасы, ягъни баш хөкемдары вазифасы инде ничә дистә ел Марат Җамалиев кулында. Хәтта аның лаеклы ялда булуы да моңа комачауламый. Ел саен район җитәкчелеге төп рольне аңа ышанып тапшыра. Чөнки ул – грамоталы, җаваплы, кешелекле, гадел кеше. Яшел үзәнлеләрне дә, спортчыларны да, җитәкчеләрне дә, милли бәйрәмнең рухын һәм эчтәлеген дә яхшы белә. Шуңа күрә сүзне Сабан туйларыннан башлау дөрес булыр: аның гомере бәйрәм, көрәш, тәртип һәм җиңү белән үрелгән.

СПОРТ ДӘРТЕ СҮРЕЛМИ

Марат Әхмәтгәрәй улы Җамалиев исеме яшел үзәнлеләргә яхшы таныш. Аны спортчылар гына түгел, шәһәр һәм район халкы да хөрмәт итә. Бүген ул лаеклы ялда. Әмма гомере буе спорт эчендә кайнаган кешегә өендә кул кушырып утыру хас түгел. Юбилярның яшьлегенә күз салсак, биографиясенең никадәр бай булуына инанасың.

Ул чордагы бик күпләр кебек, Яшел Үзән һөнәр училищесын тәмамлый, аннан соң Горький исемендәге заводка эшкә килә. Канында спорт дәрте кайнаган егет җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнә, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, хәтта ике тапкыр Татарстан чемпионы була. СССР һәм зонаара ярышлардагы җиңүләр дә – аның биографиясенең онытылмас мизгелләре.

Ләкин бу спорт дөньясына чумуның башы гына була әле.

Фото: Алия Гаязова,

СЫНАУЛЫ ЕЛЛАР: ҮЗӘКНЕ САКЛАП КАЛУ

80нче елларда шәһәр партия комитеты аңа җаваплы эш йөкли: ул төзелеш трестының физкультура коллективы җитәкчесе итеп билгеләнә. Күңелле мәшәкатьләр, ярышлар, җиңү-җиңелүләр, бихисап чаралар…

Ә 90нчы еллар спорт өчен иң катлаулы чор була. Үзгәртеп корулар спорт мәктәпләрен яба, штатлар кыскартыла, иң яхшы белгечләр китә. Шәһәрдә спортны һәм кадрларны саклап калу максатыннан, хакимият башлыгы Сергей Когогин инициативасы белән физкультура һәм спорт үзәге ачыла. Җитәкче итеп искиткеч оештыру сәләтенә ия булган Марат Җамалиев билгеләнә. Бу сайлау нәтиҗәле һәм дөрес була.

«Иң авыр елларда да спортны ташламадык, кадрларны саклап калдык».

Фото: Алия Гаязова,

МИЛЛИ КӨРӘШНЕ ЯҢАДАН ТОРГЫЗУ

Тынгысыз Марат Әхмәтгәрәй улы эшкә җиң сызганып керешә. Иң беренче чиратта кадрлар тупларга, матди базаны ныгытырга, спортчылар әзерләргә, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк була. Ул боларның барысын да башкарып чыга. Үзәк базасында халыкара спорт мастерлары тәрбияләнә, алар арасында Татарстан җыелма командасына керүчеләр дә күп була.

Үзәк җитәкчесе районда югалып барган милли көрәшне торгызуны да үз алдына бурыч итеп куя. Тренерлар туплана, түгәрәкләр оеша, яшьләргә юл ачыла. Марат Җамалиев үзәк түгәрәкләре белән генә чикләнмичә, районда һәм шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә милли көрәш буенча филиаллар ачу мөмкинлеген дә таба. Ярышлар уздыру өчен иганәчеләр эзләп таба, элеккеге көрәшчеләрне бергә туплый, хәтта башка районнардан спортчылар чакырып, күләмле ярышлар уздыра башлый.

Фото: Алия Гаязова,

«Яшел Үзән» газетасы призына да дистә елдан артык милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында ярышлар үткәрелә. Алар республика турниры дәрәҗәсенә күтәрелә, абруе арта. Ел саен киң колач белән оештырылган бу турнир традициягә әйләнә.

«Көрәш – татарның көче, горурлыгы. Аны яшьләргә кайтару – изге бурыч».

ТӘРТИП – АНЫҢ ДЕВИЗЫ

Аның һәр спорт чарасын онытылмаслык бәйрәмгә әйләндерә алуын, һәр вак-төякне энәсеннән җебенә кадәр алдан кайгыртып куя белүен читтән килүчеләр дә, Казанда да югары бәялиләр. Башка районнардан килгән спортчылар ярышларның оештырылу дәрәҗәсенә шаккатып китә иде.

Кыскасы, ул тәртип ярата һәм башкалардан да шуны таләп итә. Таләпчән җитәкчене тәнкыйтьләүчеләр дә табылгандыр. Әмма дисциплина булмаган җирдә спортка урын калмый.

«Тәртип булмаган җирдә спорт та, бәйрәм дә булмый».

ЛАЕКЛЫ ЯЛДА ДА – САФТА

Марат Әхмәтгәрәй улы лаеклы ялга чыккач та физкультура һәм спорт үзәген 12 ел җитәкли. Нәкъ шул чорларда Яшел Үзәндә милли көрәшкә ныклы нигез салына дип әйтү дөрес булыр.

Әгәр ул янып-көеп йөрмәсә, мөгаен, татар көрәшенә игътибар бөтенләй югалып, шәһәр һәм район Сабан туйларында, ярышларда көрәшерлек батыр ир-егетләр дә булмас иде. Үзәктә һәм аның филиалларында ничә буын көрәшче әзерләнә. Алар хәзер дә республика күләмендәге ярышларда үзләрен җиңүче буларак күрсәтә.

Фото: Алия Гаязова,

ГАИЛӘ, БАКЧА ҺӘМ БӘХЕТ

Тәртип аның гаиләсендә дә, бакчасында да өстенлек итә. Ул яраткан хатыны Сания ханым белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары Эльвира һәм Гөлнараның үз гаиләләре бар. Кияүләр һәм оныклар белән аралашып яшиләр, бер-берсенә ярдәм итәргә әзерләр.

Ә бакчасы турында аерым язарга кирәк. Марат Әхмәтгәрәй улы тормышын бакчасыннан башка күз алдына да китерә алмый. Сезонны иртә яздан, рассада утыртудан башлап, кара көзгә кадәр ул һәр көнне бакча юлында. Түтәлләренең линейка белән үлчәп ясалганына, яшелчә, җиләк-җимешнең мул уңуына, ялларда кунаклар җыелуына, мунчасының ягылып торуына шик юк.

«Бакча яратам. Табигать тынычландыра, рәхәтлек бирә».

РЕГАЛИЯЛӘР ҺӘМ ХӨРМӘТ

Марат Җамалиевның регалийларын саный китсәк, алар аз түгел. Ул – җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, 70нче елларда ТАССР чемпионы, ТАССР җыелма командасы әгъзасы. 1981 елда КГПИны тәмамлаган, Совет армиясендә хезмәт иткән. «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе иясе. 2011 елда аңа «ТРның атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелгән.

Фото: Алия Гаязова,

Истәлекле даталар уңаеннан алган медальләренең исәбе юк. Иң соңгы бүләге – 2022 елның мартында тапшырылган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты.

Мин монда иң-иңнәрен генә атадым. Барысын да язсак, газета бите җитмәс иде.

ҖИҢҮЧЕ БУЛЫП КАЛА

Бу көннәрдә якыннарыннан, дус-ишләреннән котлаулар кабул иткән язма героебызның әле дә көч-дәрте, уй-планнары ташып тора. Тормыш алга көрәшеп, кыенлыкларны җиңеп барганда гына матур була. Юбилярга алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет, куанычлы һәм имин көннәр телибез.

Спортчы икән, димәк, ул – җиңүче. Бүген аның акыл туплаган, асыл һәм иң күркәм чоры. Киләчәге дә җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!


Нет комментариев