Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Ана мәхәббәтенең сере нидә?

***

Бер фәрештә ана мәхәббәтендә Җирдә тиңнәр булмаслык көч яшеренгәнлеген белгән. Һәм ул аның серен ачарга булган. Кешеләр арасында бик озак йөрсә дә, бернәрсә дә аңламый.
– Аллаһым, мин бернинди сер дә тапмадым! – дип кычкырган фәрештә. – Барлык әниләр дә үзләрен төрлечә тота. Берәүләр үз балаларын үбә, икенчеләре сүгә, берәүләр иркәли, икенчеләре кырыслык белән тәрбияли, берәүләр балаларын авыр эшкә өйрәтә, икенчеләре аларга бернәрсә дә эшләргә ирек бирми.
– Син дөрес карамадың, – ди өстән тавыш. – Әниләрнең үзләрен тотышына карама, ә аның йөрәгенә күз сал.
Шуннан соң фәрештә берәүләренең балаларын үбүен, икенчеләренең ачулануын, ләкин барлык аналарның да балаларын гомерләреннән дә артык яратуын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев