Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Хайваннарның алдан сиземләвенә ышанасызмы? (редакциягә килгән хат)

Хөрмәтле газета хезмәткәрләре, сәламнәремне юллап, эшегездә уңышлар теләп калам. «Яшел Үзән»не бик матур, кирәкле мәгълүматлы итеп чыгарасыз, рәхәтләнеп укыйбыз. «Хат килде» бүлегендә райондашларыбызның язган гыйбрәтле язмышлы язмаларын бастырасыз. Менә мин дә кызыгып куйдым һәм ырым-шырымнарга ышануга кагылышлы, үзем белән булган хәлне язарга булдым. Хатымны яраткан газетабыз битләрендә күрсәм, бик рәхмәтле булыр идем.

Кешеләр борынгы заманнардан бирле ышанып килгән төрле сынамышлар бар. Кайчакта аларның мәгънәсе тарихи яктан нигезләнгән һәм көнкүреш белән бәйле булган, ә хәзер бу бәйлелек югалган, әмма кешеләр аларга ышануларын дәвам итә. Мәсәлән: «Тоз түгү – ызгышуга» дигән сынамышның чын мәгънәсе элек Русьта тоз бик кыйммәт булу белән бәйле һәм әгәр дә өйдә тоз бар икән – димәк сез җитешлектә яшисез. Әгәр хуҗаны үпкәләтәсең килсә, аның белән сүзгә килергә теләсәң – тоз савытын әйләндереп каплау да җиткән. Көн саен, диярлек, ишетеп үскән тагын бер популяр ырым – кара мәче турында. Әгәр дә ул юлыгызны аркылы чыкса, күңелсезлек көтегез, диләр бит инде. Мин язасы очрак моның киресен сөйләр.

Безнең күпфатирлы йорт ишегалдында, урамда төрле мәчеләр яши. Араларында берсе – шома йонлы, саргылт күзле, зур башлы кара ата мәче. Ул ике еллар элек пәйда булды һәм өй күргәнгә охшамаган. Мөгаен, урамда туып, урамда үскәндер – кыргый. Мин аны ашатам, өйдән дә алып чыгам, кибеттән дә сатып алам. Кулга килми, әмма мине күргәч йөгереп килә, анысы да азык өчен генә, хәтта үзен сыйпарга да бирми.

Кышын кешеләр әлеге мәчеләргә яшәү өчен төрле әрҗәләр, коробкалар алып чыга һәм чүпрәкләр белән түшәп, кышлау урыны ясый. Күпләр әрли, сукбай җан ияләре артуга юл куя­сыз, ди. Күрәләтә аларны салкында катып үләргә калдырып булмый бит инде. Ул бездәге «Кот и Пес» приюты шәһәрдәге барлык хуҗасыз хайваннарны үзенә сыйдыра алмый, шуңа аларга без – кешеләр ярдәм итәбез.

Узган җәйдә, бер көнне иртән Мирныйга барырга кирәк иде, подъезддан чыктым да, автобус тукталышына юл ал­дым. Ерак түгел, 3-4 минут кына барасы. Гел автобус белән йөргәч, аның миңа якын тукталышка ничәдә килеп җитүен – расписаниесен беләм. Тик мин шундый кеше, һәрвакыт соңгы минутта җыенып чыга торган һәм ни сәбәпледер чүт кенә тоткарланыр­га туры килсә, бетте, соңга калам. Шуңа, бу юлы да, гадәттәгечә, ашыктым. Чамалап чыкканына өлгермәсәм, ул 6нчы номерлы маршрут автобусын тагын ярты сәгать көтәсе аннары.

Берничә адым атлап өлгермәдем, теге кара мәче яныма йөгереп килде. Минем кибеткә кереп, аңа ашарга алып торырга вакытым бөтенләй дә юк иде, шуңа, мин сине кире кайтканда әбизәтелне ашатам, дип сөйләндем. Ләкин мәче моңа кадәр кыланмаганын кылана башлады: аягыма урала, мыраулый. Мин аны әйләнеп узарга да маташып карадым, тик ул миңа адым да атларга бирми. Беренче тапкыр аны сыйпарга дип иелдем. Битен минем учыма терәп, сыйпаттыра, ә үзе мырлый. Мин кабат кузгалдым, мәче тагын минем аякларым алдыннан йөгерә, атларга комачаулый.

Юлга күз салдым, автобусым тукталышка килеп җитте, кешеләр чыкты, утырасылары – утырды. Мин йөгерәм, мәче дә артымнан калмый. Автобус йөртүче мине күрмәдеме, көтеп торасы килмәдеме – кузгалып та китте. Өлгермәдем. Ачуым чыкты. Үземә – гел соңгы минутта җыенып чыгуым, мәчегә – тоткарлаганы, шоферга – мине күрмәгәне өчен. Киләсе автобусны көтәргә туры килде, әлбәттә, барасы җиремә соңга калып килдем.

Кич, өйгә кайтканда кара мәчемә сосиска алдым, мине күргәч, яныма килде. Әйтерсең бүгенге иртә булмаган, үзен көндәгечә кыргый тота бу, кагылдырттырмый да. Мин үпкәләп, син үзеңне болай иртән тотасың бар идең, хәзер түгел, дип әрләдем. Ашарына биреп, өйгә кереп киттем.

Тавык чүпләп бетермәс кичке эшләрне караштыргалагач, телефонымны тотып, ниһаять, диванга утыр­дым. Шәһәр яңалыкларын караганда, шаккаттым дию генә дөрес булмас, шок хәлендә калдым. Иртән мин утырасы автобус Гәр чокырында авариягә очраган булып чыкты, җиңел машина белән бәрелешкән. «Җитди җәрәхәтләр алучылар юк, кешеләр җиңелчә бәрелүләр һәм курку белән котылган», дип язганнар иде. Әйтәм аны, мин утырган автобус белән узганда ниндидер бөкедә тордык әзрәк, мин игътибар да итмәдем аңа, ул чокыр тар һәм биек, гел нинди дә булса тоткарлык була. Кара мәче мине коткарган булып чыга. Әлеге хәлдән соң мин аны үземнең чын дустым итеп саныйм, күрәсең, ул мине шулай ук якын итә.

Аны өемә алып кермәкче идем, әмма кире уйладым. Чөнки ул инде зур мәче, ирекле тормышка күнгән, тәрбияләп, өй кагыйдәләренә өйрәтеп булмаячак, фатир тормышы – аныкы түгел. Ашатуымны дәвам итәм, күз уңыннан югалтмаска тырышам, берәр вакыт мин чыкканда күрмәсәм, юксынам. Ул да мине үз итә. Менә шундый дуслык бездә.

Минем элек тә хайваннарның куркынычны сизү, авыртуны үзләренә алу, хуҗаларын яки якын кешеләрен тою сәләте турында ишеткәнем бар, әмма үземнең андый хәлгә тарыганым юк иде. Ә сез аларның алдан сиземләвенә ышанасызмы?

Фидания Хәсәнова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев