Әни янына кайчан барырга?
Иҗат

Әни янына кайчан барырга?

Карт аксакал һәркем өчен тынычландыру, ярдәм итү сүзләре тапкан. Бер егет аңардан үзен укучылыкка алуын үтенгән. Карт ризалашкан. Берникадәр вакыттан соң шәкерт аптырап, сораган:

– Син уңышы начар булганга зарланган крәстиянне әнисе янына юлладың. Ире белән ызгышкан хатынга да әнисе янына барырга киңәш иттең. Кемгәдер үпкәләгән хатын-кызга да, үпкәләтүче белән аңлашырга әниең булышыр, дидең. Әллә сине зирәклегең ташлап киттеме?
– Күп кешегә, аны кызганып, жәлләп тыңлаучы гына кирәк. Әмма, бернинди зирәклектә дә ана йөрәгендәге кадәр теләктәшлек, аңлау, хәлгә керү, шәфкать кебек хисләр юк. Әни ул – безнең барлык борчуларны саклаучы банк, – дип елмаеп җавап биргән аксакал.


Нет комментариев