***
Фото: редакция архивыннан
Бүген республикада болытлы, әмма аязучан һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәр булмаячак. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан, соңрак көньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 3–8 метр. Һава температурасы: төнлә: +1...–4 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән –9 градуска кадәр; көндез: +0...+2 градус.
Сак булыгыз, юлларда томан булуын истән чыгармагыз! Хәерле көннәр!
Нет комментариев