1 ноябрьдә дә авылдашлар зур өмәгә җыелып, зират территориясен тәртипкә китерде.
Көзге матур көннәр уртак эшкә тагын да күбрәк мөмкинлек бирә.
«Оештыручыларга һәм өмәдә катнашкан һәр авылдашыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Якыннарыбызның рухлары шат булсын!» — дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт!
Нет комментариев