Салкын тидерүегезне сизү белән, эшләрегезне читкә куеп, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
Фото: ясалма интеллект
- Җәмәгать урыннарында йөрмәгез, күбрәк ятып торырга тырышыгыз.
- Әгәр температура 38°С тан югары булса, өйгә табиб чакырыгыз.
- Салкын тиюнең беренче симптомнары булганда, күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз (тәүлегенә 2-3 л га кадәр). Бу селтеле минераль су, сөт, бал яки кайнатма кушылган сыек чәй, җиләк-җимеш компотлары булырга мөмкин. Шулай ук табигый С витаминын гөлҗимеш, мүк җиләгеннән морс, нарат җиләге яисә кара карлыган, цитрус һәм тозланган кәбестә рәвешендә кабул итү дә файдалы. Авыру вакытында һәртөрле алкогольне кулланмау яхшырак.
- Витаминнарга бай җиңел үзләштерелә торган ризыклардан: җиләк-җимеш, яшелчәләрдән, ит һәм балыкның майсыз сортларыннан диета саклагыз. Рационыгызга, һичшиксез, суган һәм сарымсакны кертегез, аларда табигый фитонцидлар – вирусларның үрчүен баса торган матдәләр бар.
- Ароматерапия өчен бактерицид үзлекләренә ия эфир майларыннан һәм авыру булган бүлмәдә һаваны дымландыргычтан файдаланыгыз. Мондый чаралар югары сулыш юллары микрофлорасының сыйфат составын яхшырта, лайлалы тышчаларны дымландыра, борын сулышын җиңеләйтә.
Тик исегездә тотыгыз, югарыда санап үтелгән барлык ысуллар да дөрес сайланган дәвалау белән комплекста гына нәтиҗәле.
Нет комментариев