Зал түрендә ялтырап торган борынгы самовар, өстәлдә — хуш исле мәтрүшкәле чәй.
Самовар янына өлкәннәр дә, яшьләр дә җыелды. Бергәләп чәй эчтеләр, күңелле әңгәмәләр кордылар, яшьлекләрен искә алдылар, моңлы җырлар суздылар.
Кайчак бәхет өчен күп нәрсә кирәкми: бер чынаяк кайнар чәй, якын кешеләр, җылы сүз һәм күңелгә якын җырлар җитә. Әнә шундый гади, әмма кадерле мизгелләр кешеләрне берләштерә, күңелләргә җылылык өсти.
Норлат мәдәният йортында узган бу очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып калсын!
Нет комментариев