Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Тотылмаган – карак түгел (редакциягә килгән хат)

Илгизә әнисе белән генә яшәде (әтисе бар иде аның, әмма Илгизәдән башка гаиләсе бар иде) һәм артык иркен дип әйтмәс идем. Мохтаҗ түгелләр иде түгеллеккә, әмма шиковать та итмәделәр. Берникадәр вакыттан мин аңарда әле кыйммәтле ручка күрә башладым, әле яңа заколка, әле мәктәпкә нинди дә булса тәмлүшкәләр алып килә һ.б. Һәм, гомумән, үзен, кем әйтмешли, пафослы тота башлады...

Алтынчымы, җиденчеме класста укыганда булган һәм күңелдә уелып калган бер вакыйга турында сөйлисем килә сезгә. Ул чакта мин дуслашып йөргән иптәш кызлар күп иде, бу очракта шуларның икесе генә катнаша. Аларның икесе белән дә бертигез яхшы аралаштым, әмма Илгизә (исемнәрне үзгәртәм, ачуланмагыз) үзенең мактанчыклыгы һәм еш кына фантазиягә бирелүе аркасында миңа әзрәк ошый иде. Алар бер ишегалдына караган йортларда яшәде, шуңа үзара да аралашып, бер-берсенең өйләренә дә йөреште.

Без укыган мәктәп әйбәтләрдән саналды, чөнки анда күпчелек тәртипле гаилә балалары белем алды. Бездә сугышу (юк-бар тарткалашулардан башка), кеше әйберенә тию очраклары булмады, диярлек, чөнки беркемнең дә күңелсезлекләр белән бәйләнәсе килмәде. Тәрбия.

Без, кызлар бер-беребезнең өенә кереп йөргәндә дә нәрсәне дә булса (мәсәлән, акчадыр, алтын бизәнү әйбередер, һ.б.) яшерү уйда да юк иде. Миләүшәнең әти-әнисенең кечкенә генә «яшерен» урыннары – киштәдәге гади бер китап («тайничок») барлыгын, әлбәттә, без аралашкан кызлар белдек. Алар аның арасына көндәлек куллану өчен акчаларын саклый иде. Кибеттән берәр нәрсә сатып алырга кирәк булганда, Миләүшә шуннан акча алды һәм моны берничә тапкыр Илгизә барында да эшләде.

Илгизә әнисе белән генә яшәде (әтисе бар иде аның, әмма Илгизәдән башка гаиләсе бар иде) һәм артык иркен дип әйтмәс идем. Мохтаҗ түгелләр иде түгеллеккә, әмма шиковать та итмәделәр. Берникадәр вакыттан мин аңарда әле кыйммәтле ручка күрә башладым, әле яңа заколка, әле мәктәпкә нинди дә булса тәмлүшкәләр алып килә һ.б. Һәм, гомумән, үзен, кем әйтмешли, пафослы тота башлады. Минем бер көнне мәктәптә эчке киемемнең бавын тотып тора торган элмәге ватылды, ә ул миңа: «Әйдә, мин сиңа акча бирәм һәм син үзеңә яңа эчке кием сатып ал, не позорься моның белән», – ди.

Шул ук вакытта Ми­ләүшә әти-әнисенең сүзгә килүләре турында зарланып алган иде. Әтисе әнисен артык күп акча туздыруда гаепли икән. Мин бу ике очракны бергә куеп карадым да, Миләүшәгә әйттем: кинәт «баеп» киткән Илгизә аларның китап арасыннан акча югалу сәбәпчесе түгелме икән?
Әлбәттә, тотылмаган – карак түгел... Шуңа без Миләүшә белән Илгизәнең акча алу-алмавын үзебез тикшереп карарга булдык.

План кордык (ул вакытта безгә гениальный тоелды инде ул). Аның буенча, Миләүшә Илгизәне чәй эчеп алып, бергәләшеп дәресләр әзерләү сылтавы белән, үзләренә чакырды. Алдан теге китап арасына санап акча куйдык. Вакыйга барышында мин башка бүлмәдә качып тордым.

Билгеләнгән вакытка Илгизә Миләүшәләргә килде, алар башта сөйләшеп утырдылар, ә аннары Миләүшә Илгизәне теге китаплы бүлмәдә үзен генә калдырып, кухняга чәй ясарга чыгып китте. Бер биш минутлап кухняда кайнашкач, кабат теге бүлмәгә керде, инде хәзер минем белән. Мине күрергә шат түгеллеге Илгизәнең кыяфәтенә чыкты. Бераз сөйләшеп утыр­дык. Аннары Миләүшә, кибеткә чыгасым бар, дип, теге китапны алып, ачты. Аның йөзе үзгәрүеннән, эшләр яхшы түгеллеген аңладым. Ул китап арасындагы акчаларны алып санады – сигез кәгазь. Ә без унны куйган идек. Без күз карашларыбызны Илгизәгә төбәдек, ул акшар кебек ап-ак булган иде.

Шунда ук күзләренә яшь бәреп чыкты һәм: «Мин бернәрсә дә алмадым», – дип мыгырданды. Аның характерын белгәнгә (әгәр дә чынлап та алмаган булса, ул безне таптап изәр иде), сүзләренә ышанмадык. Үзебезчә тентү уздырдык һәм, әлбәттә, югалган акчаларны Илгизәнең колготкиеннан таптык.

Мондый хәлдән соң дуслык турында сүз дә була алмаганы аңлашыла. Бигрәк тә аның Миләүшәнең әти-
әнисе акчасына, безне кызганып, нәрсә дә булса алып бирергә тәкъдим итүеннән соң.
Шулай да без бу хакта зурларга бернәрсә дә сөйләмәдек. Илгизәнең генә, котыртып-куркытып, канында уйнадык. Бала-чага булынган инде. Менә нигәдер шушы хәлне сөйлисем килде. Ул заманнарда күңелләребез һәм ишекләребез ачык булса да, Илгизә кебекләр дә юк түгел иде шул. Бәлки, тора-бара андыйлар күбәеп киткәнгә бикләнә башлаганбыздыр? Ә ничек рәхәт иде...

Р.Мәхмүтҗанова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев