«Тор» дисәң – тора, «утыр» дисәң – утыра (редакциягә килгән хат)
Безнең подъезддагы бер гаиләдә матриархат инде, җәмәгать. Кызлары кияүгә чыкканчы, ире бар иде. Хәзер кияү булгач, үз ире күләгәгәрәк алышты, чөнки яшьрәк кешене бөгәсе кызыграк...
Фото: ясалма интеллект
Бер көнне күршем кергән иде. Ике хатын-кыз очрашса, сөйләшү темасы шул ирләр яки балалар тирәсендә кайнаша инде. Гәпләшә торгач, без «бесхребетный» ирләр темасына кереп киттек.
Менә, кызык бит: яши берәү, көчле зат дибез инде, үзенең бер фикере, бер сүзе юк, тоташ хатын идарәсендә көн итә. Ни әйтсәләр, шуның белән ризалаша, шуны эшли.
Егет чагыннан ук башлана бит бу хәл. Кыз белән таныша, йөриләр, аңына килгәнче өйләндереп тә куялар. Шуннан хатынының «әпипә»сенә биетү башлана. Хатын кушуы буенча акча эшләнә, аның әти-әниләре белән бер фатирда яшәлә, аннары вахтага китә (чөнки «шушы акчага селкенеп йөрисең, ирме син, түгелме»не ишетү туйдыра). Анда да берни уйларга кирәкми: эш фронты билгеле, ни кушсалар – шуны эшлисең. Вәт рәхәт! Беркем, бернәрсә өчен җаваплылык юк, алдагы көннәргә план корасы юк. Синең өчен барысын да хәл итеп торалар. Сиңа, муен кая борса, шул якка борыласы гына кала. Шундый ирләр үзләренә читтән караганнары бармы икән? Юктыр. Алар үзләренең «бесхребетный» икәнлекләрен дә белми торгандыр, мөгаен. Югыйсә, ир башлары белән шундый яшәү рәвешенә ризалашмаслар иде.
Бу темага сөйләшү юктан гына башланмады, чөнки безнең подъездда яши шундый гаилә. Аларда матриархат инде, җәмәгать. Кызлары кияүгә чыкканчы, ире бар иде. Хәзер кияү булгач, үз ире күләгәгәрәк алышты, чөнки яшьрәк кешене бөгәсе кызыграк. Бәлки, кияү дә алдан баш бирмәскә маташып карагандыр. Җиңәрсең бар, ул аналы-кызлы ике юханы. Алар бит акырып-бакырып, әрләшеп үз кубызларына биетми ирләрен, ә җайлап-майлап, бик сирәк очракта гына катырак әйтеп, үз дигәнчә эшләтә. Маладислар инде, анысы, барыбызның да хәленнән килми әле ул. Барлык ирләр дә шундый түгел шул. Ә менә андый хатыннар таба белә бит бөгелә торганнарны. Минекен биетерсең бар!
Жәллим, шундый «утыр» дисәң – утыра, «тор» дисәң – торып басучы, хатын сүзеннән чыга алмаган ирләрне. Минем үземә кирәкми дә андый. Ачуымны гына чыгарыр иде. Ир – ир булырга тиеш инде ул. Кем әйтмешли, җомга саен кыйнап тормаса да (Аллаһ сакласын андыйлардан да), үз сүзен каты итеп әйтә белә торган булсын.
Күршем белән уйлаштык та, андый, хатыннары теләгәнчә яшәүче ирләр хатыннарыннан да хәйләкәррәк түгелме икән, дигән фикергә килдек. Аларга шулай бик җайлы бит, бер карасаң. Барлык мәсьәләләрне хатыннары хәл итә, ә боларга нәрсә, кушканны гына үтисе. Нәрсә әйтәсем килә: ирләрен пульт белән идарә иткәндәй яшәтүче хатыннар, артык сөенмәгез – кем кемнән файдаланадыр әле, билгесез.
Кызык инде бу тормыш дигәннәре, әйеме, уйлансаң, әллә нинди уйларга китереп чыгара...
Яшел Үзәннән, Гөлирам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев