Фамилияләр шулай юкка чыга (редакциябезгә шалтырату)
– Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Хат язарга уйлаган идем дә, кая ул, язасы килми икән безнең хәзер. Ә менә уйлануларны, фикерләрне уртаклашасы бик килә. Шулай шалтыратучыларның әйтәсе килгәнен телефон аша гына язып алып та бастырасыз соңгы араларда, минекен дә тыңлап карагыз әле, яме. Үземә калса, җитди проблеманы күтәрәм кебек.
Фото: ясалма интеллект
Хәзер, күзәтәсезме икән, егетләр гаилә корырга бер дә атлыгып тормый. Мин дә бер көнне, кайчан өйләнергә уйлыйсың инде, дип, 25 яшьлек оныгыма бәйләнеп алдым. Ә ул яныма килеп, иңнәремнән кочып алды да: «Әй, дәү әни, безнең нәсел миндә тукталыр инде», – димәсенме! Шаклар каттым! Мондый җитди һәм куркыныч җавап көтмәгән идем. «ӘстәгыфирулЛаһ, – мин әйтәм, – тәүбә диген, ни сөйлисең?! Әзмәвердәй буй-сының бар, хатын тапмаслык егет түгел лә син!»
– Хатын табуда бер проблема да юк, дәү әни, чакырсам – бүген кияүгә чыгарлыклар бар. Бу уйлар миндә гаилә һәм балалар теләмәүдән түгел, ә мөмкинлек булмаудан. Нәрсәм бар минем? Кеше фатирында, акча түләп, вакытлыча торам. Ярар, ялкау түгел үзем, ярыйсы гына керемле эшем бар. Мин кечкенә чакта әти белән әнинең, иң мөһиме үз йортыбыз бар, аңардан башка кеше – кеше түгел бүгенге тормышта, дип сөйләшүләрен хәтерлим. Ул вакытта аларның ни турында әйтергә теләгәннәрен аңламаганмын. Ә хәзер бик яхшы аңлыйм. Ипотека – унар, егермешәр еллык бурычтан башың чыкмау дигән сүз. Фатир арендалау – чит кеше кагыйдәләре белән яшәү һәм киләсе айдан бәяне күтәрерләрме яки чыгып китәргә кушарлармы, дип куркып яшәү. Йөр аннары төенчекләрен өстерәп, балаларың җитәкләп фатир эзләп. Кай вакытта уйлыйм да, әллә рисковать итеп караргамы, дим. Ипотекага чумарга – үз почмагыңны булдыру өчен, чыгымнарны минимумгача кысарга, гомернең иң матур чорын банкка эшләүгә багышларга. Аннары хезмәт хакыңны, бәяләрне, түлисе процентларны карыйсың да – тартып булмаячагын аңлыйсың. Аренда да күп «ашый».
Әле бит аннары, гаиләң булгач, түләүләр генә түгел: кием-салымы, ашау-эчүе, бала да туса... Яшел Үзәннән читкә киткән, шәһәрдә әти-әниләре белән яшәүче дусларымны карыйм да, аларның ниндидер терәк бар. Ә минем аяк астымда бушлык кебек. Һәр иртән, чит кешедә яшим, дигән уй белән уянам һәм бу эчтән бик кимерә. Бер елдан кайда яшәячәгеңдә ышаныч булмаганда, нинди бала, нинди гаилә, дәү әни?! Авылга кайту турында уйларга да юк, чөнки берничә елдан монда кеше дә калмаячак, эш юк, мәктәп, балалар бакчасы юк, кибет тә юк бит! Хәзер ире артыннан авылга кайтырлык хатын да таба алмыйсың әле! Юк алар, калмаган, андыйлар тумый безнең заманда. Менә, дәү әни, шундый хәлләр. Фамилияләр юкка чыксын өчен хәзер сугыш та, авырулар да кирәкми. Моны ипотека белән аренда эшли. Шуларны уйлыйсың да, өйләнү теләге шунда ук юкка чыга, дәү әни…
Оныгымның сөйләвен бүлдермичә дә тыңладым. Чөнки ис-акылларым китте аның болай фикерләвеннән. Яшьләрнең өйләнмичә йөрүләрен мондый күзлектән караганым юк иде әле. «Нигә өйләнсеннәр, хәзер кызлар болай да, никахсыз да егетләр белән яши», – дип, кызларны гаепли идем. Менә сиңааа... Имәндә икән чикләвек, диярсең. Алар гаиләне тәэмин итә алмаудан, тормышны тартып барудан куркып өйләнми икән. Менә хөкүмәтне сүкмичә, кемне сүгәсең инде?! Нинди хәлгә калдырдылар бит яшьләрне! Ай-һай, авыр шул хәзер яшәүләре. Хәзерге хатыннар да без түгел. Булганына гына шөкер кыла торганнар калмады, бөтенесенә рәхәт һәм бай тормыш кирәк, ир белән бергә җигелеп язмыш арбасын тартучылар бетте.
Оныгыма әйттем инде, әйдә ал ипотека, без дә булышырбыз, бергәләшеп түләрбез, дим. «Юк, алай булмый, шушы яшемдә сездән акча савып яшәмәм инде, ояты ни тора», – ди. Менә шундый шул ул безнең. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле мөстәкыйль. Студент чагында, бик авыр булганда акча сорап торса да, кире кайтарып бирә иде һәрчак. Әй, мактану инде, димәгез, мактыйсым да килә, оныгым бит.
Менә, җәмәгать, минем кебек үк, бик күпләр яшьләрнең хәзер нигә өйләнергә ашыкмаулары сәбәбен белмәгәндер әле. Баксаң, үзләренең фатирлары булмаганга икән... Жәл яшьләрне, бик жәл. Шуның кадәр әллә ничәшәр катлы йортларны төзеп кенә торалар, кош тизәге төшәргә урын калмый инде тиздән ул шәһәрләрдә. Уйлап карасаң, аларда фатирлар саны җирдә яшәүче кешеләр саныннан да күбрәктер, мөгаен. Ә яшьләргә торыр урын юк. Нинди замана бу шундый...
Тыңлавыгызга рәхмәт! Исемемне Равия дип куярсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев