Татарстан спортчылары чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының беренче этабында классик стиль белән узган ир-атлар спринтында призлы урыннар яуладылар. Ярышлар Вершина Теи бистәсендә уза.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Иван Горбунов финишка икенче булып килде. Аның нәтиҗәсе – 4 минут 00,25 секунд.
Бронза медальне республиканың тагын бер вәкиле Владислав Осипов яулады. Ул дистанцияне 4 минут 01,47 секундта узды.
Татарстан спортчыларын уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телибез!
Татар-информ
Нет комментариев