16–22 ноябрьдә 132 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. 2 кеше зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Осиновоның Осиновская урамында «Датсун» автомобилен йөртүче 33 яшьлек хатын-кыз, юл билгесе таләпләрен үтәмәве сәбәпле, машинасы белән 34 яшьлек ир йөртүендәге «КамАЗ» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, юл фаҗигасен чыгаручының үзен һәм 3 яшьлек пассажир баланы җәрәхәтләр белән госитализацияләгәннәр.
Нет комментариев