Киек авылы зираты койма белән әйләндереп алынды: авыл халкы рәхмәт белдерә
Әйтәм әле

Киек авылы зираты койма белән әйләндереп алынды: авыл халкы рәхмәт белдерә

Укучы фикере.

Фото: редакция архивыннан

Авылларның кайберләре картадан югалып барса да, аларда гомер иткән кешеләрнең эзләре, истәлекләре күңелләрдә яши. Ә зират – шул авылның үткәнен, нәсел тамырларын саклаучы изге урын. Мин үзем Күлбашта яшим. Газетагыз аша Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллинга чын күңелебездән зур рәхмәт җиткерәсебез килә. Аның тырышлыгы белән ташландык авылларның берсе Киек авылы зираты койма белән әйләндереп алынды. Бу хәбәрне ишеткәч, күңелдә әйтеп бетергесез сөенеч һәм рәхмәт хисе туды. Чөнки анда безнең авылдашларыбыз, якыннарыбыз җирләнгән.

Зиратның караучысыз калып, каберләрнең тапталуыннан, вакытлар узу белән эзсез югалуыннан бик борчыла идек. Инде күңелебез тынычланды. Бу – гади генә төзекләндерү эше түгел, ә мәрхүмнәр рухына хөрмәт, исәннәр өчен зур юаныч, киләчәк буыннарга үрнәк булырлык изге гамәл. Илгиз Фәтхуллинга шушы игелекле эше өчен мең-мең рәхмәт! Аллаһ Тәгалә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен, кылган изгелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Туган җирнең кадере дә, кеше рухына хөрмәт тә шундый изге гамәлләрдән башлана.


Нет комментариев