Әйшә гимназиясендә хәрбиләргә ярдәм йөзеннән токмач кистеләр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә гимназиясендә хәрбиләргә ярдәм йөзеннән токмач кистеләр

Илебездә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан төрле игелекле акцияләр оештырыла. Шундый чараларның сираттагысы Әйшә гимназиясендә узды.

Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә дип «Токмач кисү» акциясе оештырылды. Изге эшкә гимназиянең бер төркем укытучылары һәм битараф булмаган авылдашлар кушылды. Ә 9нчы сыйныф кызлары токмач кисү осталыкларын күрсәтеп, өлкән апалардан бер дә калышмауларын исбатлады.

Мондый чараларның әһәмияте әзерләнгән токмач күләмендә генә түгел, ә кешеләрне берләштерүдә, үзара ярдәмләшү, мәрхәмәтлелек һәм бердәмлек хисләрен ныгытуда. Һәркем үз өлешен кертергә, игелекле гамәлләре белән ярдәм итәргә омтыла.

– Мондый чаралар күбрәк оештырылсын иде. Чөнки алар бер-беребезне берләштерә, дөньяга карашыбызны үзгәртә, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Яу кырындагы якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын, дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз булсын, – дип билгеләп үтте Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова.

Изге ният белән башкарылган һәр эшнең үз җылысы бар. Бердәмлегебез нык, күңелләребездә шәфкатьлелек сүрелмәсен!

Әйшә гимназиясенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бачкова


Нет комментариев