«Әдәби марафон – 2026» проектында 7 илдән 2684 кеше катнашкан
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Әдәби марафон – 2026» проектында 7 илдән 2684 кеше катнашкан

26 ноябрь көнне, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Әдәби марафон - 2026» финалистларын бүләкләү тантанасы узды.

2026 елда Әдәби марафон проектында 7 илдән, Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 2684 кеше катнашкан. Алар арасыннан 506 кеше әдәби марафонның берсен дә калдырмаган, ягъни 2026 елда әдәби марафоннарның һәрберсендә катнашкан дигән сүз.

Биредә күп кенә язучы, шагыйрьләр белән очрашып, истәлеккә фотоларга төштек.

Яраткан татар җырчыларының моңлы җырларын тыңлап, биючеләрнең дәртле биюләрен карап, рухи азык алып кайттык. Искиткеч, җылы очрашу мизгелләре хәтеребездә озак саклансын иде.

Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.


Нет комментариев