Кешелек сыйфатларын кайда җуйдык? (редакциягә килгән хат)
Реанимациядә яшәү белән үлем арасында бик озак яттым. Ул чакта миңа салырга кирәкле канның бик әз булуы да хәлне катлауландырган. Минем белән ни булганын эштә, әлбәттә, белгәннәр һәм менә шул гади хезмәттәш абыйларым, авыр төнге сменадан соң, барысы бергә миңа кан тапшырырга килгән. Бер генә көн дә түгел әле...
Фото: ясалма интеллект
Гомерем буе шәһәребезнең бер заводында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктым, кайсы икәнен язып тормыйм. Ә эшкә урнашканда унҗиде яшьлек, тал чыбыгыдай нәзек, каты җилдән очып китәрдәй кыз идем.
Заводта эшләү шартлары, уңайлыклар бүгенге көн белән чагыштырып та булмаслык иде, әлбәттә. Әмма кешеләр, бер-береңә мөнәсәбәт бөтенләй башка булды. Менә анысын хәзерге көннең бернәрсәсенә дә алыштырмаслык байлык. Хәзер бөтен җирдә чисталык, матурлык, якты буяулар, чәчәкләр. Әмма, элекке цехлардагы каралык, әйтерсең, кешеләрнең күңелләренә күчте…
Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, чөнки авылдан килеп, эшкә урнашкан 1980 ел башы белән, лаеклы ялга киткән еллар арасында аерма – җир белән күк арасы. Хәзерге буын күп кенә кешелеклелек сыйфатларын кайсы елларда югалтып калдырды икән? 2000 еллар башыннан заводта атмосфера бөтенләй үзгәрде. Без, совет чорында үскән һәм тәрбияләнгән, эшләгән буынга җан җылымсызлык, хиссезлек, кеше хәленә битарафлык һәм барлык нәрсәне акча бизмәненә салу заманына ияләшәсе кыен булды. Шуңа, яшьләр һәм элекке хезмәткәрләр арасында аңлашылмаучылыклар еш килеп чыккалады. Алар безне, без аларны аңламадык. Олыны – олы, кечене – кече итә белмәгән буын килде. Олы яшьтәгеләргә тавыш күтәрү, каршы дәшү, хаксыз һәм гаепле булса да танымау, гафу үтенә белмәү, әдәпсезлек – алар өчен гадәти нәрсәләр. Ә без үзебездән берничә генә яшькә олырак булганнарга да хөрмәт белән карадык, дус-тату эшләдек. Берберебез өчен «горой» тордык, «один за всех, все – за одного» хакыйкате белән гомер иттек. Ә яшьләр һәрберсе үзе турында гына уйлады. Үзем белән булган фаҗигале хәлне искә алгач, хәзер дә күзләрем яшьләнә, йөрәгем җылы хисләр белән тула.
Әйттем бит, гомерем буе гади эшче булдым. Цехта бергә эшләүчеләрнең күпчелеге ир-атлар, миннән олы абыйлар иде. 80нче елларда урамнарда хәзерге кебек машиналар күп булмаса да, салмыш йөрүчеләр булгалады. Һәм шуларның берсе мине бәрдерде. Якшәмбе көн иде, мин Буа поездыннан төшеп, баскычтан шәһәргә күтәрелдем һәм тулай торактан ерак түгел юлны аркылы чыкканда шундый фаҗига килеп чыкты. Җәй көне, өстә бер кат күлмәк кенә булганлыктан (кышкы пәлтәләрдән булсам, алай ук булмас иде), сынган, җәрәхәтләнгән урыннарым җитәрлек иде. Монда аларны санап та тормыйм, реанимациядә яшәү белән үлем арасында бик озак яттым. Ул чакта миңа салырга кирәкле канның бик әз булуы да хәлне катлауландырган.
Минем белән ни булганын эштә, әлбәттә, белгәннәр һәм менә шул гади хезмәттәш абыйларым, авыр төнге сменадан соң, барысы бергә миңа кан тапшырырга килгән. Бер генә көн дә түгел әле. Һәм, һәрберсе: «Бу кан безнең Наиләбезгә», – дип әйтергә онытмаган. Моны миңа шәфкать туташлары көлеп сөйләде. «Ну, красавица, синең өчен кан бирергә толпа белән көн саен менә дигән ир-егетләр килә, терелмәскә хакың юк», – дип, үсендерәләр иде. Әлбәттә, аякка бастым, кабат эшкә чыктым. Беренче көнне цехта мине ничек каршы алулары хәзер дә елата. Мин кем идем инде ул вакытта? Ике-өч ел олы абый-апалар янында эшкә өйрәнеп килүче яшь кыз. Ә алар мине иң якын туганнарыдай каршы алды, авыр хезмәттән саклады, җил-яңгырдан ышыклады. Алар минем гомеремне саклап калды, алар каны миндә дә ага. Менә шундый кешелекле олы буын белән эшләү, тормыш тәҗрибәсе туплау бәхете эләкте миңа. Күбесе юк инде хәзер аларның. Урыннары оҗмахта булсын, күңелемдәге рәхмәт хисләрем, җылы хатирәләрем дога булып ирешсен.
Шушыңа капма-каршылыклы мисал китерә алам. Ул вакытта хезмәттәшләре өчен ихлас борчылып, чират торып каннарын бирсәләр, хәзергеләрнең хезмәттәшләрен күмәргә йөзәр сум җыйганда, шул сумманы да бирмәүчеләр булгалады. Кайда җуйдык без кешелекнең матур сыйфатларын? Нигә хәзер тәрбия белән керми ул?
Наилә Ш. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев