Каркаде чәе вируслардан саклый
#кирәклекиңәшләр

Каркаде чәе вируслардан саклый

Хәзер иммунитетны ныгыту турында уйланмаган кеше юктыр. Мисыр гөлчәчәге – кызыл каркаде чәе – суык тидерүдән, вируслардан саклануга ярдәм итә. Бавыр, бөерләргә дә файдасы бар.

Фото: ясалма интеллект

Каркаде сатып алганда вакланмаган, эре чәчәкле, өстәмәләр кушылмаганын сайларга тырышыгыз. Пакетлы чәйнең файдасы азрак, чөнки вакланган чәчәкләрнең сихәтле үзенчәлекләре кими. Чәчәкләре эре һәм кып-кызыл төстә булганнарын алырга киңәш ителә. Үлчәп сатыла торган чәйнең сыйфатын да тикшереп була: чәчәкләре шытырдап сынса, димәк, чәй яхшы киптерелгән.

Каркадены дөрес итеп пешерү дә мөһим. Моның өчен пыяла яки фарфор чәйнек кулланыгыз. Тимер чәйнектә чәй зәңгәр яки шәмәхә төскә керергә мөмкин, ә тимер аның файдалы үзенчәлекләрен киметә. Каркадены тукыма капчыкта яки пыяла савытта сакларга кирәк.

Игътибар! Каркаде тонусны күтәрә, организмга көч-куәт өсти, шулай ук сидек кудыру үзенчәлегенә ия. Шуңа күрә аны йоклар алдыннан эчәргә киңәш ителми. Иң яхшысы – чәйне йокларга ятарга өч сәгать кала эчү.


Нет комментариев