Сәйдәшев урамындагы фатир балконында балалар аркасында янгын чыккан
Яшәеш

Сәйдәшев урамындагы фатир балконында балалар аркасында янгын чыккан

19–25 октябрьдә Яшел Үзән районы янгын сүндерү хезмәтенә 15 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 7есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.

  • Октябрьский бистәсенең Пионерская урамындагы йорттагы гаражда янгын, якынча ясалган нәтиҗә буенча, электр җиһазыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәүдән чыккан. 12 квадрат метр янган.
  • Шәһәрнең Сәйдәшев урамындагы фатир балконында янгынның балаларның ут белән уйнавыннан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта 4 квадрат метрга зыян килгән.
  • «Северный» бакчачылык җәмгыятендәге өйдә янгынның электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә үтәмәүдән чыккан булуы бар. Дача өенең стенасына зыян килгән.
  • 2нче Набережная урамында «Тойота Королла» автомобиле яна башлаган. Аны ут төртүдән чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган. Автомобильнең 4 квадрат метры янган.

Нет комментариев