Укучы фикере.
Фото: Г.Кариев театрының ВК төркеменнән
Күптән түгел Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрына барып, «Супер кияү» спектаклен карап кайттык. Театр бик матур, җыйнак кына бинада урнашкан икән. Төп рольне якташыбыз, Норлат авылы егете Фирнат Насыйбуллин башкара. Сәхнәдә үзебезнең якташны күрү аеруча күңелле булды. Комедия жанрында булса да, «Супер кияү» – көлдереп кенә калмый, уйландыра да. Анда кеше язмышларының төрле булуы, гаилә мөнәсәбәтләре, ир-атның гаилә башлыгы буларак җаваплылыгы һәм тугрылыгы кебек мөһим темалар күтәрелә. Көлке аша тормышка, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә башкача карарга этәрә.
Спектакль җиңел кабул ителә, вакыйгалар агышы белән үзенә җәлеп итә, караганда һич кенә дә ялыктырмый. Авыр эш атнасыннан соң рәхәтләнеп ял итеп, күңелне күтәреп кайттым. Татар театрына йөрергә яратучыларга «Супер кияү» спектаклен мин дә бик теләп тәкъдим итәм. Әлеге театр коллективының тагын бер үзенчәлеге бар: биредә Яшел Үзән районыннан чыккан талантлы егет-кызларыбыз да эшли. Димәк, бирегә килү өчен тагын бер сәбәп бар – үзебезнең якташларның иҗатын күрү, аларга теләктәшлек белдерү!
Нет комментариев