Бер дә тик тормыйлар, вакытларын бушка уздырмыйлар.
Ике көн эчендә өченче маскировка челтәрен үрергә өлгергәннәр! Һәр төенендә – тырышлык, һәр үрелгән тасмада – күңел җылысы, егетләребезгә ярдәм итү теләге.
Афәрин, апалар! Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм изге күңелегез соклануга лаек. Тылдагы хезмәтегез алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәм булып барып ирешсен!
Бердәмлектә – көч! Җиңүне бергә якынайтабыз!
Нет комментариев