Татарстанда киләсе 2027 елда «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашу кысаларында ун ГТО мәйданчыгы һәм өч «акыллы» спорт мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«„Россия спорты“ программасын гамәлгә ашыру – республиканың спорт тармагын үстерүдә мөһим юнәлеш, чөнки ул безнең халыкның тормышын сыйфатлы яхшыртуга, атап әйткәндә, спортның үтемлелегенә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы программаның төп күрсәткеченә ирешү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булды һәм булып кала бирә. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк», – диде ТР спорт министры Владимир Леонов.
Программаның төп максаты – 2030 елга физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның өлешен 70%ка җиткерү.
Республикада спорт инфраструктурасын үстерү системалы рәвештә алып барыла. Быел программа буенча Казанда Футбол үсеше үзәге төзелеше тәмамланды. Лениногорскида модульле бассейн төзү дәвам итә, аны 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Өстәмә рәвештә «Бизнес спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль программасы буенча Казаннда һәм Яшел Үзәндә дәүләт-хосусый партнерлык механизмын кулланып, ике «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде.
Татарстанның кече торак пунктларында спортны яклау өчен «Земский тренер» программасы буенча 2026 елда 42 белгеч җәлеп ителде. 2027 елда эш шул ук күләмдә дәвам иттереләчәк. Моннан тыш, киләсе елда спорт мәктәпләре өчен инвентарь сатып алуга 40 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу нәтиҗәле тренировка процессы һәм имин шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татар-информ
Нет комментариев