Татар халкының рухын, моңын, тарихын үзенә сыйдырган кадерле милли мирасыбыз бар. Ул — гармун! Гармун — шатлыкта да, сагышта да халыкның юлдашы. Яу кырында егетләргә туган якларын хәтерләткән, гашыйкларның хисләрен җиткергән, авыл туйларын ямьләгән ул. Гармун моңы күңелләрне җылыткан, кешеләрне кавыштырган.
Заманалар үзгәрә, яңа көйләр туа, әмма гармун моңына булган мәхәббәт сүрелми. Гармунчылар — милли гореф-гадәтләребезне саклаучылар, халык күңелен баетучылар, моңлы тарихыбызны дәвам итүчеләр.
Әйдәгез, районыбызның гармунчыларын бергәләп барлыйк! Гармун уйнаганда төшкән яки кулыгызга гармун тоткан иң матур фотогызны, видеогызны безгә юллагыз! Профессиональ музыкант булу мөһим түгел — гармунны яратып уйнавыгыз, аның моңын күңелегездә йөртүегез җитә.
Фотога яки видеога исем-фамилиягезне, шулай ук кайсы авылдан яки шәһәрдән булуыгызны язып җибәрергә онытмагыз! Материалларны бары тик 8 927 413-83-43 MAX номерына кабул итәбез.
Нет комментариев