Татарстанда коррупция турындагы җинаять эшләренең саны 13,5%ка артты
Яшәеш

Татарстанда коррупция турындагы җинаять эшләренең саны 13,5%ка артты

Бу хакта ТР буенча Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский ведомствоның эш нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте.

Барлыгы ел башыннан Татарстанда 3473 җинаять эше кузгатылган, бу узган елның шул ук чорыннан 297гә күбрәк. Алар буенча гомуми зыян суммасы – 3,2 млрд сум. Шуларның 2,2 млрд сумнан артыгы каплатылган.

Киләчәктә ведомство миграция өлкәсендәге җинаятьләргә, шулай ук халыкның зәгыйфь категорияләре һәм авария торак йортларында яшәүчеләрнең хокукларын бозу очракларына аерым игътибар бирергә планлаштыра.

Татар-информ


Нет комментариев