Лимон согы кушылган кишер кайнатмасы
Тәмлетамак

Лимон согы кушылган кишер кайнатмасы

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • Кишер – 1 кг
  • Лимон – 1 кг
  • Шикәр комы – 2 кг
  • Ванилин – тәменчә

Әзерләү:

  1. Кишерләрне чистартып, кипсен өчен сөлгегә җәеп салыгыз.
  2. Лимоннарны кайнар су белән коендырырга, зур булмаган кисәкләргә турарга, орлыкларын алырга, кабыгына тимәгез.
  3. Кишер белән лимонны иттарткычтан чыгартырга.
  4. Әзер массага шикәр комын кушып, яхшылап болгатырга.
  5. Акрын утка куеп кайнатып чыгарырга һәм утны тагын да киметеп, вакыт-вакыт күбеген алып һәм болгатып, якынча 40 минут кайнатырга. Сүндерер алдыннан, теләсәгез, аз гына ванилин өстәргә була.

Нет комментариев