«Җиңү һичшиксез безнеке була!» — Ильшат Каюмов
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Җиңү һичшиксез безнеке була!» — Ильшат Каюмов

Күптән түгел махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Ильшат Каюмов янына кунакка бардык. Батыр егетебезгә кечкенә генә бүләгебезне тапшырдык, аның белән аралашып, хис-кичерешләрен тыңладык.

Ильшат дүрт елдан артык Ватаныбызны саклый. Хәрби хезмәте өчен күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнгән батыр авылдашыбыз белән чын күңелдән горурланабыз!

Ильшатыбызга ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы, исән-имин булып, Җиңү белән туган якка әйләнеп кайтуын телибез.

Рәхмәт сиңа, батыр Ильшат! Исән-сау кайт! 

Наҗия Хәсәнова, Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире.


Нет комментариев