Олы Ачасырда «Пушкин картасы» белән туган авыл урамнары буйлап экскурсия оештырдылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда «Пушкин картасы» белән туган авыл урамнары буйлап экскурсия оештырдылар

Олы Ачасыр мәдәният йорты, «Пушкин картасы» программасы кысаларында, туган авыл урамнары буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырды. Бу чара яшьләр өчен генә түгел, ә үз туган ягының тарихын белергә теләгән һәркем өчен дә чын мәгънәсендә истә калырлык вакыйга булды.

Экскурсия барышында катнашучылар урамнарның һәм йортларның серләрен ачтылар, урам атамаларының тарихын һәм килеп чыгышын белделәр. Һәр урам исеме артында – гасырлардан килгән хатирә, кешеләр язмышы, вакыйгалар эзе. Экскурсия җитәкчесе катнашучыларга авылның ничек барлыкка килүе, анда кемнәр яшәве, нинди һөнәрләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

Бу сәяхәт яңа белемнәр белән очрашу гына түгел, ә үткәннең серләренә төшенү һәм авылның үз бүгенгесенә генә түгел, бәлки гаҗәеп тарихына да бай булуын аңлау мөмкинлеге булды. Балалар туган җирләренең никадәр бай мираслы икәнен белеп, горурлык хисе тойдылар.

– Яшьләргә әлеге чара бик охшады. Алар өчен бу – тарихны тере итеп күрү, үз гаиләләре, бабалары яшәгән урыннар турында күбрәк белергә мөмкинлек. Мондый экскурсияләр яшь буында туган җиргә мәхәббәт, милли традицияләргә хөрмәт тәрбияли, аларны тарихи хәтерне сакларга өйрәтә, – дип белдерде Олы Ачасыр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе гөлнур Абзалина.


Нет комментариев