Ачыкланганча, квадроцикл йөртүче транспортны теркәү номеры булмаган килеш аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ул җәяүлеләр юлы буенча барган, үсмерне бәрдергән һәм вакыйга урыныннан качкан.
Кызны үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, тикшерүдән соң өйгә җибәргәннәр.
Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары үткәреп, закон бозучының 47 яшьлек, элек хөкем ителгән ир-ат булуын ачыклады. Тоткарлаганнан соң ул гаебен таныды.
Аңа каршы җәяүлеләр юлы буенча хәрәкәт итү һәм юл-транспорт вакыйгасы урыныннан китү өчен административ материаллар төзелгән.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев