Бакырчы авылында Карбыз көнен бәйрәм иттеләр
Дөньяда бәйрәмнәр бик күп, шуларның берсе – Бөтендөнья карбыз көне.
Бу көнне карбыз белән сыйлану, аннан төрле тәм-томнар әзерләү һәм күңелле конкурслар үткәрү матур традициягә әйләнгән.
Быел да балалар белән кызыклы уеннар уйнап, татлы карбыздан авыз иттек.
Карбыз сусауны яхшы баса, витаминнарга бай һәм җәйнең иң яраткан җимешләренең берсе. Бүген ул дөньяның күп илләрендә үстерелә, ә иң күп карбыз Кытайда җитештерелә. Ә Япония исә квадрат, пирамида формасындагы һәм сары йомшак карбызлары белән дан тота.
Бу хакта Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев