Мамадыш-Әкил авылында сайлау оешкан төстә бара: бердәмлек һәм яшьләр активлыгы сөендерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мамадыш-Әкил авылында сайлау оешкан төстә бара: бердәмлек һәм яшьләр активлыгы сөендерә

Татарстанда РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелә торган сайлаулар дәвам итә. Яшел Үзән районындагы Мамадыш-Әкил авылында да тавыш бирү оешкан төстә бара.

Авыл халкы мондый мөһим чараларда һәрвакыт бердәм булуы белән аерылып тора. Башкача була да алмый: сайлау — авыл, район, республика һәм бөтен ил киләчәген билгеләүче мөһим адым.

Бүген участокта иртән үк җанлылык сизелә. Тавыш бирергә өлкәннәр, гаиләләр, яшьләр килә. Аеруча яшьләрнең активлыгы күңелгә ята. Алар үз киләчәкләре, белем алу, эш табу, авылның үсеше өчен җаваплылык тоеп тавыш бирәләр. Яшь буынның гражданлык позициясе нык булуы — безнең уртак киләчәгебез өчен зур өмет.

«Безнең тавыш — уртак киләчәк. Авылыбыз, районыбыз һәм республикабыз имин булсын өчен, һәрберебез үз сайлавын ясарга тиеш», — ди авыл халкы.


Нет комментариев