Бәйрәм тантанасы никахны теркәү залында узды.
Фото: ЯҮМР матбугат үзәге
Станислав һәм Гөлчачак Горбатовлар Яшел Үзәндә танышалар. Станислав бирегә дусты белән килә, ә Гөлчачак ул вакытта медицина училищесында белем ала. Беренче караш, беренче елмаю һәм беренче мәхәббәт – шушы танышу аларның гаилә тарихына башлангыч була.
1991 елның 16 ноябрендә пар Васильевода никахларын рәсми рәвештә терки.
Бергә яшәгән еллар дәвамында ир белән хатын ике ул тәрбияләп үстерә. Бүген алар өч оныкларына ярдәм итеп, аларны тәрбияләүдә катнашалар.
Станислав Ревгатович Васильеводагы Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә хезмәт куя, ә Гөлчәчәк Илдусовна 20 елга якын «Сосновый Бор» шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Горбатовлар гаиләсен юбилейлары белән Васильево бистәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре котлады. Алар гаиләгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын-озак еллар бергә гомер итүләрен теләде.
ЯҮМР матбугат үзәге
Нет комментариев