Сез дә барып, бу матурлыкны үз күзләрегез белән күреп кайтыгыз әле
Әйтәм әле

Сез дә барып, бу матурлыкны үз күзләрегез белән күреп кайтыгыз әле

Укучы фикере.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шатлыгым эчемә сыймагач, сезнең белән дә бүлешергә булдым. Горький исемендәге мәдәни үзәк яңартылганнан соң тантаналы төстә ачылды. Килеп керүгә, ышанасызмы-юкмы, хәтта каз тәннәре чыкты! Концерт башланганчы ук бина белән хозурланасым килеп, сәгать ярым алдан килдем. Барысы да заманча эшләнгән, матур, чиста-пөхтә. Ә артистлар! Бию коллективлары, җырчылар, алып баручылар – үзе бер могҗиза! Чарадан бик зур канәгатьлек алдым. Хөрмәт итеп чакыручыларга зур рәхмәт! Әлеге бинаны яңартуга көч куйган, хезмәтен керткән җитәкчеләргә дә афәрин диясе килә. Сез дә барып, бу матурлыкны үз күзләрегез белән күреп кайтыгыз әле!


Нет комментариев