Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе пилотсыз очкычлар куркынычы режимы кертелү һәм гамәлдән чыгарылу турында мәгълүматны кайдан тиз арада алырга мөмкин булуын искә төшерде.
Фото: ясалма интеллект
Беренче ысул – MAX мессенджерында «РСЧС Республика Татарстан» рәсми каналына язылу. Анда ракета һәм пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы, шулай ук һава торышының начараюы һәм башка махсус куркынычсызлык режимнары турында ашыгыч хәбәрләр оператив рәвештә урнаштырыла.
Икенче ысул – «МЧС России» бушлай мобиль кушымтасын урнаштыру һәм аңа хәбәрләр җибәрергә рөхсәт бирү. Бу очракта кулланучыга көчле тавыш сигналы белән хәбәрләр киләчәк. Бу гадәти SMS-хәбәрләргә караганда тизрәк һәм ышанычлырак.
Кушымта аша ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында ничек эш итү турында белешмәлекләр табарга мөмкин.
«Пилотсыз очкычлар һөҗүме һәм ракета куркынычы турында сигналлар алганда, куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш ителә: иң якын капиталь бинага, җир асты кичүенә, метро станциясенә, парковкага яки махсус җиһазландырылган сыену урынына юнәлергә кирәк», – дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк, дип өстәделәр ведомствода.
Татар-информ
Нет комментариев