Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе! Бу хатымда күп балалы бер гаилә турында язарга булдым. Аларга карап сокланам да, үземнең үткәннәремне искә төшереп, бераз үкенеп тә куям. Кайчак кеше яшьлегендә кабул иткән карарларының чын мәгънәсен еллар узгач кына аңлый икән.
Фотолар: ясалма интеллект
Мин үзем өч балалы гаиләдә үстем. Өйдәге балаларның иң олысы булгач, сеңлем белән энемне карау, аларны тәрбияләү, әти-әнигә булышу күпчелек очракта минем өстә иде. Кечкенә вакытта моны әллә ни аңлап та бетермәгәнмендер, әмма туйганчы уйнарга чыга, үзем теләгәнчә вакыт үткәрә алмау хәтердә калган.
Бәлки, шуңа күрәдер, кияүгә чыккач, күп бала табу турында уйламадым. Нәтиҗәдә, бер улым белән генә калдым.
Әнием исә миңа еш кына: «Бер бала белән генә калдың. Һәр бала үз бәхете белән туа», – дип әйтә иде. Яшь чакта әти-әни киңәшләренә әллә ни колак саласы килми. Үзебез барысын да беләбез кебек тоела. Ә еллар узгач, әниемнең сүзләренең никадәр тирән мәгънәле булганын аңлый башладым.

Бүген, кызганыч, кайчак үкенеп тә куям. Улым берүзе үсте, аның туганнары, бергә уйнап, серләшеп үсә торган энесе яки сеңлесе юк. Әлбәттә, мин аңа бөтен йөрәк җылысын бирергә тырыштым. Әмма әти-әни мәхәббәте никадәр зур булса да, бертуганнар арасындагы бәйләнешне алыштыра алмый икән.
Улымның ике туганнарын бик якын итүен күрәм. Алар белән очрашуларны көтеп ала, аралашырга ярата. Димәк, балага туганлык җепләре, үзенә якын кешеләрнең күп булуы бик кирәк.
Шушы уйлар белән яшәп йөргәндә, Айрат белән Алинә гаиләсе белән якыннанрак таныштым. Аларның гаилә тормышына карап, соклануымның чиге юк. Бу гаиләдә бүген алты кыз бала үсә!

Иң кызыгы – аларның танышу тарихы. Башта социаль челтәрләрдә бер-берсенең фотоларына «лайк» кына басып йөргәннәр. Соңрак исә бик якын да гына яшәүләре ачыкланган. Менә шулай виртуаль танышлык чын мәхәббәткә әйләнгән, яшьләр гаилә корып җибәргән. Ә аннары өйләрендә балалар тавышы яңгырый башлаган.
Айрат белән Алинә икесе дә искиткеч бала җанлы кешеләр. Гаиләдә аларның үзара вазифалар бүленеше дә кызыклы. Айрат – кызларын иркәләп, назлап торучы, аларның һәр теләгенә колак салучы «әйбәт полицейский» булса, Алинә – таләпчәнрәк әни. Кайчак «усал» булып күренсә дә, нәкъ менә аның җилкәсендә гаиләнең көндәлек тормышы, тәрбия мәсьәләләре, өй мәшәкатьләре ята.
Алинә гаиләсен бердәм тотарга, һәр баланың хәлен аңларга, өйдә тәртип булдырырга тырыша. Алты бала үстерү генә түгел, шундый зур гаиләдә һәркемгә игътибар һәм җылылык бирү дә зур сабырлык, көч һәм осталык сорый бит!

Әлбәттә, мондый гаиләдә Айратның роле дә зур. Ир кеше үзе бала җанлы, балаларны тәрбияләүдә катнашмаса, хатын-кызга гына авыр булыр иде. Алар, минемчә, бер-берсен тулыландырып, гаилә йөген бергә күтәрә.
Әйе, аларның алтысы да кызлар. Кайберәүләр, бәлки, «Ир бала да кирәк бит», – дияр. Әмма минемчә, иң мөһиме – баланың җенесе түгел, ә аның сау-сәламәт, бәхетле, тәрбияле булып үсүе. Ир бала булсын дип кенә бала табу дөресме икән? Һәр сабый – Аллаһның бүләге, ә кызмы, малаймы – барысы да әти-әни өчен кадерле булырга тиеш.
Айрат белән Алинә әле яшьләр, иң мөһиме – бүгенге бәхетләренең кадерен белеп, балаларын исән-сау үстерсеннәр.
Аларның кызлары да әти-әниләре кебек киң күңелле, ярдәмчел, бердәм булып үсәрләр дип ышанам. Алты кызның бер-берсенә терәк булып, шатлыкларын да, авырлыкларын да уртаклашып яшәүләре нинди зур байлык бит!
Хөрмәтле газета укучылар, сез үз тәҗрибәгез белән уртаклаша аласызмы? Бер бала үстерү белән берничә бала тәрбияләүнең нинди өстенлекләре һәм кыенлыклары бар?
Әниемнең «Һәр бала үз бәхете белән туа» дигән сүзләре белән килешәсезме?
Әминә, Осиново
Нет комментариев