Михаил Афанасьев «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды

Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе XLIII конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева һәм партия әгъзалары катнашты.

Конференциядә катнашучылар узган биш елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Бу вакыт эчендә җирле бүлекчә биш зур сайлау кампаниясендә катнашкан. Бүгенге көндә аның составында 4175 партия әгъзасы исәпләнә, 74 беренчел бүлекчә эшли. Райондагы 232 депутат мандатының 162сен «Бердәм Россия» вәкилләре били.

Партия вәкилләре социаль объектлар төзелешен һәм төзекләндерү эшләрен күзәтеп барган. Хисап чорында аларны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 43,7 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Зур проектлар арасында Осиновода күп профильле поликлиника, «Забота» йорты, Мәдәни үсеш үзәге һәм «ФИЗРА» спорт үзәге бар. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында алты ел эчендә 485 ишегалды төзекләндерелгән.

Аерым игътибар халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә бирелгән. Хисап чорында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары булган меңнән артык бала ярдәм алган.

Яшел Үзән районы махсус хәрби операция зонасына, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 70тән артык гуманитар конвой җибәргән. Гуманитар йөкнең гомуми күләме 200 тонна тәшкил иткән. Партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә якынча 816 мөрәҗәгать килгән, аларның 78 проценты уңай хәл ителгән.

Конференциядә шулай ук җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегатлар сайланган.

ЯҮМР матбугат үзәге


Нет комментариев