Яшел Үзән медицина көллиятендә «Баш табиб көне» узды
Яшәеш

Яшел Үзән медицина көллиятендә «Баш табиб көне» узды

Бүген, 18 ноябрьдә, Яшел Үзән медицина көллиятендә чыгарылыш курс студентларының Яшел Үзән һәм Кайбыч районы үзәк хастаханәләре, Казанның №2 һәм №12 клиник хастаханәләре баш табиблары, шулай ук фармацевтика тармагындагы медицина үзәкләре вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды.

Чарада Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина кадрлары үзәге җитәкчесе Диләрә Швецова, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәмәтдинов катнашты.

Медицина көллиятендә Татарстанның 20 районыннан һәм Россиянең биш төбәгеннән килгән 800дән артык студент белем ала. Уку йортының төп партнерлары арасында Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч һәм Биектау районы үзәк хастаханәләре, шулай ук Казанның Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясе бар.

Быел көллиятне 262 студент тәмамлый. Алар арасында 172 шәфкать туташы, 58 фельдшер, 16 фармацевт һәм 16 лаборатория белгече бар.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев