Норлат балалар йорты җитәкчесе һәм тәрбияләнүчеләр сайлауда үз тавышларын бирде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йорты җитәкчесе һәм тәрбияләнүчеләр сайлауда үз тавышларын бирде

Бүген Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина һәм анда тәрбияләнүче балалар Татарстанда узучы сайлауларда актив катнашып, якты киләчәгебез өчен үз тавышларын бирделәр.

Алар сайлау участогына күтәренке кәеф белән килделәр. Рәисә Миңнуллина билгеләп үткәнчә, тавыш бирү — һәр гражданинның үз илен, республикасын һәм киләчәген билгеләүдәге мөһим адымы. Ул балаларны да гражданлык җаваплылыгына өйрәтүнең әһәмиятен ассызыклады.

«Без бүген якты киләчәгебез өчен тавыш бирдек. Балаларыбыз имин, бәхетле һәм үсеш мөмкинлекләренә ия җәмгыятьтә яшәсен өчен, һәрберебез үз сайлавын ясарга тиеш», — диде балалар йорты җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, Татарстанда РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелә торган сайлаулар буенча тавыш бирү 18 сентябрьдә башланды һәм 20 сентябрьдә тәмамланачак. Сайлау участоклары көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.


Нет комментариев