Татар Танае авылының 1586 нчы сайлау участогы әле тавыш бирергә өлгермәгән авылдашларын көтә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылының 1586 нчы сайлау участогы әле тавыш бирергә өлгермәгән авылдашларын көтә

Бүген сайлауларның өченче, соңгы көне.

— Авыл халкы беренче ике көндә бик актив булды. Ничек матур итеп башладык, шулай ук матур итеп тәмамларбыз дип ышанам, — дип сөйләде җирлек башлыгы Фәнис Мирхатуллин.

Татар Танае авылында беренче тапкыр тавыш бирүче Сөмбел Уразова һәм Алия Зәйнуллина да сайлауларда катнашты.

— Бүген беренче тапкыр үз тавышымны бирдем. Киләчәгемне үзем сайладым, — дип сөйләде Сөмбел.

Чыннан да, сайлауларга килеп, киләчәгебез өчен үз тавышыбызны бирик! Безнең киләчәк — үзебезнең кулда!


Нет комментариев