Гаилә белән сайлауга бару — матур традиция
Яшәеш

Гаилә белән сайлауга бару — матур традиция

Татарстанда РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелә торган сайлаулар дәвам итә. Сайлау участоклары 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Бу көннәрдә республика халкы үз гражданлык бурычын үтәп, илебезнең киләчәген билгеләүдә актив катнаша.

Яшел Үзән спорт мәктәбенең милли көрәш буенча тренеры Илнур Гыйбадуллин гаиләсе белән сайлау участогына килеп, үз тавышларын бирде. Ул бу елның алар өчен аеруча мөһим булуын билгеләп үтте:

«Быел безнең гаиләдә тагын бер матур яңалык — улыбыз да безнең сафка кушылды! Сайлауларда катнашу — һәр балигъ булган гражданның хокукы һәм җаваплылыгы. Безнең тавышыбыз — илебезнең киләчәгенә булган мөнәсәбәтебезне белдерү мөмкинлеге. Без балаларыбызга да үрнәк күрсәтеп, аларны Ватан язмышына битараф булмаска өйрәтәбез», — диде ул.

Фото: редакция архивыннан

Аның тормыш иптәше, 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасы мөдире Рәзинә Гыйбадуллина да гаилә традицияләре турында сөйләде:

«Гаилә белән сайлау участогына бару — безнең өчен инде матур традиция. Ә иң мөһиме — бу традицияне яшь буынга да тапшыру. Балаларыбыз кечкенәдән үк илебез тормышында катнашырга, үз фикерләрен әйтергә өйрәнсеннәр. Бүген без бергәләп килдек, чөнки безнең тавышыбыз — уртак киләчәгебез өчен», — дип кушылды ул әңгәмәгә.

Гаилә белән сайлауга бару — матур традиция. Бергәләп ил-көн тормышында катнашу, үз фикереңне белдерү — һәр буынга үрнәк булсын. Бу матур традиция һәрчак дәвам итсен!


Нет комментариев